Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казан Балалар тимер юлы бүген яңа пассажир сезонын ачты
2009 елның 1 июне, дүшәмбе
Җәйнең беренче көнендә Казан Балалар тимер юлы яңа сезонын ачты. Яшь тимер юлчылар "Радуга" поездында Залесный бистәсеннән Карьерга кадәр пассажирлар ташыячак.
Балалар тимер юлында локомотив машинисты да, станция дежурные, вагоннар караучы, юл ремонтлаучылар, проводник һәм контролер-ревизорларның барысы да мәктәп укучылары. Шул рәвешле, бу җәйдә Казан, Ижевски, Әгерҗе, Канаш һәм Чабаксардан 450 дән артык укучы уку елы дәвамында алган теоретик белемнәрен Казан Балалар тимер юлында практикада тикшерү мөмкинлеге алачак. Горький тимер юлы Казан бүлегенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте хәбәр иткәнчә, яшь тимер юлчылар тәҗрибәле инструкторлар күзәтүендә эшләячәк.
Казандагы Балалар тимер юлының гомуми озынлыгы 4 км 288 м. Күчмә состав паркы заманча җиһазландырылган ике ТУ-7А тепловозын, 4 пассажир вагонын берләштерә. "Радуга" поездының барлык маршруты нарат урманы яныннан уза. Поезд һәр чәршәмбе, җомга, шимбә һәм якшәмбедә 10.00, 11.23, 14.00 һәм 15.23 сәгатьләрдә "Аккош күле" урман паркы яныдагы Молодежная станциясеннән кузгалып китә. Кассалар иртәнге 9 дан 15 сәгать 15 минутка кадәр эшли.
МА "Татар-информ", 2009 елның 1 июне
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз