Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
РФ Президентының Эшләр идарәсенә ике Ту-214 самолеты тапшырылды
2009 елның 1 июне, дүшәмбе
1 июнь көнне Казан предприятиесенең очу-сынаулар үткәрү полигонында РФ Президентының Эшләр идарәсенә С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендә эшләнгән ике Ту-214 самолеты тапшырылды.
Самолетларның символик ачкычларын тапшыру тантанасында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, "С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Васил Каюмов, "Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе" ачык акционерлык җәмгыяте президенты Алексей Федоров, "Туполев" ачык акционерлык җәмгыяте президенты Игорь Шевчук, Россия сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге җитәкчесе Александр Шохин катнашты.
Тантаналы митингта кунаклар һәм заводта эшләүчеләр каршында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. "Бүген бездә зур бәйрәм. Бездә җитештерелгән 11 Ту-214 самолеты күкне иңли, ә бүген исә без өр-яңа машиналар тапшырабыз", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов әлеге машиналарны эшләүдә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде. "Бу - заказчылар тарафыннан куелган барлык бурычларны хәл итә торган өр-яңа машиналар, аларны эшләү дәрәҗәсе иң югары таләпләргә дә җавап бирә", - дип ассызыклады ул.
"Бүген без катлаулы чорда яшибез, әмма без мондый заказларны алуыбызга шатланырга гына тиеш. Бүгенге көндә Казан заводы Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясенә керү буенча катлаулы процедура уза. Бу - безнең уртак проект", - диде Премьер.
ТР Премьер-министры һава судноларын төзүдә аеруча тырышып эшләгән авиатехник һәм слесарьларга, шулай ук С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенең профсоюз комитеты рәисе Альберт Чудаковка Хөкүмәт бүләкләрен тапшырды.
МА "Татар-информ", 2009 елның 1 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз