Минтимер Шәймиев азык-төлеккә бәяләр артуны туктату мәсьләсен күтәрде

2007 елның 12 октябре, җомга
12 октябрь көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев соңгы вакыта азык-төлеккә бәяләр үсү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

Анда республиканың ТР Дәүләт Советы, төрле министрлык җитәкчеләре катнашты. Алар арасында - ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча киңәшчесе Евгений Гришин, РФ Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар буенча комитет рәисе урынбасары Ринат Гобәйдуллин, аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфыйгуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Минсагир Нуртдинов, Казан мэры Илсур Метшин бар иде.

"Илдә аерым төр азык-төлеккә бәяләр үсеше күзәтелә. Монда тышкы күрсәткечләрнең йогынтысы зур. Беренче чиратта, ул икмәк һәм сөт продукцияләренә кагыла. Гаммәви мәгълүмат чаралары язганча, быел дөньяда үстерелгән бодай күләме өметләрне акламаган. Бу хәл үз чиратында терлек азыгын әзерләүгә дә тәэсир иткән, - диде Минтимер Шәймиев киңәшмәдә. - Аның каравы, Россия басу-кырларыннан җыеп алынган уңыш башка еллардагыдан ким булмады. Кызганычка, бәяләр барыбер үсә һәм бу зур борчу уята. Безнең бурыч - бәяләр үсешен туктату", - дип ассызыклады ТР Президенты.

Җыелышта Минтимер Шәймиев чынбарлык вәзгыятьне, бәяләрне үстерүгә китерүче сәбәпләрне ачыкларга тырышты. Дүшәмбе көнгә ул барлык җаваплы министрлык һәм идарәчелекләргә, җирле хакимиятләргә үз тәкъдимнәрен юлларга кушты. "Татарстан, Россия төбәкләре арасында, беркайчан да бәяләр буенча алда бармады. Республикада бүген дә минималь куллану кәрҗине - иң очсызы", - диде Минтимер Шәймиев.

Шунысы бар, һәрьелгы план буенча, республикада быел да торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр арту көтелә. "Коммуналь хезмәткә хаклар Татарстанда, башка төбәкләр белән чагыштырганда, берничә дистә процентка түбәнрәк, әмма мондый очракта да ул халык кесәсенә бәрергә мөмкин. Һәм бу, бигрәк тә, авылда яшәүчеләргә һәм пенсионерларга кагыла", - дип борчулары белән уртаклашты ТР Президенты.

"Без коммуналь хезмәтләргә бәяләрне төшерү юлларын эзләргә, очсыз җылылык белән тәэмин итү кебек чаралар күрергә тиешбез", - диде М.Шәймиев. Шул ук вакытта ТР Президенты республикада аз керемле халык катламына ярдәм итү буенча шактый уңышлы тәҗрибә барлыгына басым ясады, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләрен түләү өчен субсидияләр схемасы эшләвен әйтте. "Халыкка аңлатырга кирәк: тарифлар үсешенә бәйле рәвештә субсидияләр күләме дә артачак. Чөнки субсидия күрсәткечләре табыш күләменә карап үзгәрә", - диде республика җитәкчесе.

Минтимер Шәймиев 11 октябрь көнне Өфедә узган РФ Дәүләт Советы утырышында Россия Президенты әйткән сүзләрне дә яңгыратты: "Владимир Путин бәяләр күтәрелү сәбәпле, пенсияләрнең база өлеше 300 сумга арттырылачагын хәбәр итте".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International