Башкортстанда тәүге Сабантуйлар үтте

2009 елның 1 июне, дүшәмбе
Бу атна азагында, ял көннәрендә республиканың дистәдән артык районында милли бәйрәмебез - Сабантуйлар гөрләде.

Уфада да 30 май көнне Сабантуй үтте - яшьләр сабантуе. Мондый Сабантуй Уфада әле беренчегә оештырылды. Яшьләр Агыйдел елгасы буенда, Ташкичү яры дигән урында сабантуй оештырып, рәхәтләнеп ял итеп алды.

Милли бәйрәмебез барышында республика районнары кышкы чорда һәм чәчү кампаниясен үткәрү вакытында хуҗалыклар һәм агросәнәгать ширкәтләре эшчәнлегенә йомгак ясап, хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды.

Сабантуйлар быел да төрле районнарда алдан төзелгән график буенча оештырыла. Милли бәйрәмебез быел Башкортстан районнарында һәм шәһәрләрендә 14 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аларга республиканың югары җитәкчеләре һәм депутатлар да кунак булып бара. Милли бәйрәмебез үткәрелгән урыннарда, гадәттәгечә, сәүдә ярминкәләре, мәдәни һәм спорт чаралары оештыру каралган. Шулай ук иң яхшы йорт, иң тәртипле-чиста ихата-ишегалды, иң үрнәкле урам конкурсларына йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү дә оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International