1 июнь көнне Балалар республика клиник хастаханәсендә 1 июнь - Халыкара балалар яклау көненә багышланган республика күләмендәге зур чараларга старт бирелде. Илнең үзәк телевидениесе "Беренче канал"ы йолдызлары, алып баручылары һәм Россия спортчылары, әлеге чараларда катнашу һәм аны бөтен ил күләмендә яктырту өчен, быел Казанга махсус килде.
ТР Президенты Минтимер Шәймиев Мәскәү кунакларын, "Без булдырабыз!" акциясендә катнашучы татарстанлыларны сәламләде һәм хәйрия акциясен башлап җибәреп, сүз алды. "Бүген һәм киләчәктә дә үткәреләчәк бу бәйрәм тулысынча олыларның гамәлләренә бәйле, бу алардан тора: бүген - Халыкара балаларны яклау көне. Бу көнне зурлар балаларга - дөнья көтәчәк буынга игелек кылырга тырыша. Цивилизация үсештә булса да, ни кызганыч, балаларны яклау проблемалары кимеми", - дип басым ясап әйтте. Аның сүзләренчә, хокукый яклаудан башлап, ә ул алга таба тормыш юнәлешенә йогынты ясамый калмый, шуңа мохтаҗ балаларга ярдәм кирәк.
"Татарстанлылар үсеп килүче буын өчен соңгы елларда күп чаралар үткәрелүен яхшы белә. Хәйрия акцияләрендә бик күп кешенең өлеше бар: без инде үзебезне башкача хис итәбез, үзем турында да шулай әйтә алам, һәм бу бик шәп!" - дип белдерде Президент. Һәркем балаларга карата булдыра алган игелекнең барысын да эшләргә тиеш, андый гамәлләр теләсә кемгә җан тынычлыгы бирә, күңелне нечкәртә, дип саный республика җитәкчесе.
"Быел Халыкара балаларны яклау көненең хәйрия өлеше бик зур күләмле уздырылуы дәүләтебезнең "Беренче канал"ының илнең барлык кешесенә дә җиткерерлек итеп соңгы елларда традициягә әверелгән изге гамәлләр үрнәген яктыртуына, халыкны шуңа җәлеп итүенә һәм үзеннән хәйриячелек эшчәнлегенә өлеш кертүенә бәйле, - дигән фикерен җиткерде М.Шәймиев. - Тулы бер самолет кунаклар - "Беренче канал" йолдызлары, безнең яраткан алып баручылар, артистлар, актерлар килгән, үзләреннән хәйриячелеккә өлеш кертә, алар республикабызда безнең арада. Олы рәхмәт һәм иҗади уңышлар сезгә! Барыбызны да Халыкара балалар көне белән котлыйсым килә. Без - сезнең белән, сез - безнең белән!" - дип, ТР Президенты М.Шәймиев Балалар республика клиник хастаханәсенә үз исеменнән 500 мең сумга сертификат тапшырды. Аны әлеге хастаханәнең баш табибы Евгений Карпухин кабул итеп алды.
ТР Президентына рәхмәт белдереп, "Беренче канал"ның генераль директоры Олег Вольнов бүгенге хәйрия чараларына әзерлек эшләре ТР Хөкүмәте белән берлектә 2 айлап элек башлануын хәбәр итте һәм Татарстанда балалар, аналар, аталар, гомумән, гаилә өчен дә бик нәрсә эшләнүен белдерде. Халыкара балаларны яклау көнендә ел саен Россиянең берәр шәһәрендә зур акция оештырып, концертлар, викториналар, очрашулар һәм балаларга ярдәм күрсәтү буенча матур гамәлләрдә катнашуларын искәртте. Үзе җитәкчелек иткән компания исеменнән Балалар республика клиник хастаханәсенә зур телевизор, ноутбук, уенчыклар алып килүләрен игълан итеп, О.Вольнов медицина җиһазлары алырга дип зур суммага сертификат тапшырды. Шулай ук "Аргументы и факты" газетасы һәм укучылары исеменнән Евгений Карпухин кулына, инсульт помпалары һәм башка төр җиһазлар алу өчен, 1,5 млн. сумга сертификат тапшырылды.
Республика балаларының үзәк клиник хастаханәсе, яхшы җиһазландырылган булса да, җиһазларын яңартуга, өстәмә җиһазларга мохтаҗ. Республикада игълан ителгән "Без булдырабыз!" акциясендә җыелган акчадан 500 мең сумы интрапульмональ перкуссион вентилятор (ул үпкәләргә эчтән массаж ясау өчен кирәк) алу өчен күчерелгәнлеге беленде. Хәзерге вакытта хастаханәдә 730дан артык бала дәвалана, анда 1800 кеше хезмәт күрсәтә, шуларның 320се - табип.
Кунаклар әлеге хастаханәнең офтальмология, нейрохирургия, онкогематология, кардиохирургия бүлекләрендә булып, анда дәваланучы балалар һәм аларның әниләре белән якыннан аралашып йөрде. Хастаханә территориясендә исә иртәдән ук клоуннар балалар өчен хәрәкәтле уеннар, биюләр оештырып, алар белән күңел ачты.
Әлеге чарада ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр чаралары агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Татьяна Ларионова, ТР Министрлар Кабинетының сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча бүлеге җитәкчесе Борис Менделевич һ.б. рәсми затлар катнашты.