1 июньдә - Халыкара балаларны яклау көнендә - "Беренче канал" ярдәме белән Татарстанда "Без булдырабыз!" республика хәйрия акциясе чаралары уздырыла. Әлеге чараларда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнаша.
Татарстан Республикасы Президенты Республика Балалар клиник хастаханәсенең кардиохирургия бүлегендә булды. Аннан соң Республика клиник хастаханәсе Перинаталь үзәгендә Минтимер Шәймиев яшь аналар белән очрашты һәм "Туган көнең белән, сабый!" акциясен башлап җибәрде.
Республика башлыгы программасында шулай ук "Восхождение" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә булу һәм Котельниковлар гаиләсе белән очрашу да каралган.
Шушы ук көнне Меңьеллык мәйданында балалар социаль учреждениеләренә автобуслар тапшыру тантанасы узачак.