Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый

2003 елның 12 мае, дүшәмбе
Җиңү көнендә Татарстан Президенты Минтимер Шаймиевнең Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашуы традициягә әверелде. Кичә "Пирамида" күңел ачу үзәгендә ул аларны янә бәйрәм белән котлады.

Әлеге очрашуга 815 (300 е республикабыз район һәм шәһәрләреннән, ә 515е - Казаннан) ветеран килгән иде. Алар арасында Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройлары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, инвалидлар, тылда эшләүчеләр, тол хатыннарда бар. Тантанага килгән һәр ветеранны, кунакны хәрбиләр оркестры, чәчәк бәйләмнәре белән Артиллерия училищесы курсантлары каршы алды.

Очрашу дәһшәтле сугыш елларында төшерелгән кино-кадрлар белән башланып китте. Хәтер дәфтәреннән сызып ташланган, онытылган еллар кабат сугыш яраларын яңартты. Әнә, залда утырган ветераннарның күзләре яшьләнде, бер мизгелгә алар үзләрен шул экрандагы геройлар кебек хис иттеләр бугай. Ләкин яшьегет-кызлар башкарган "Солдат биюе" аларны бүгенге тормышка бик тиз алып кайтты. Сугыш хатирәләрен берникадәр күздән кичергәннән соң, сүз Татарстан Президенты Минтимер Шаймиевкә бирелде.

- Безнең илебез 58 нче тапкыр сугыштан соңгы язын каршылый,-диде ул. -Тыныч тормыш өчен яу кырында, тылда күпме кешеләребез башларын салган. Ә бүгенге очрашуга тормышлары сугышның тере елъязмасына әверелгән каһарманнар килгән. Алар арасында җәяүле гаскәриләр, разведчиклар, артиллериячеләр, шәфкать туташлары бар. Бөек Ватан сугышы геройлары, якташларыбыз: Илдар Маннанов, Сабир Әхтәмов, Петр Калушкин, Борис Кузнецов, Александр Ко-вель, Михаил Семенов, Рифкать Гайнуллин, Павел Карповлар бүгенге көндә дә исәнсау. Ватан иминлеге хакына сугыш кырында һәлак булган батырларның аналарына, тол калган хатыннарына аерата ихтирам һәм олы рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сезнең җилкәгә фронтны азык-төлек, кием-салым, корал белән тәэмин итү генә түгел, ятим калган балаларны тәрбияләү, аякка бастыру, илгә лаек кешеләр үстерү авырлыгы да төште. Сезнең язмышыгыз киләчәк буынга фидакарьлек үрнәге булып торачак.

Вакыт узган саен без: "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый",- дигән әйтемнең асылына ныграк төшенә барабыз. Бу - бәйрәмнәрдә генә әйтелә торган матур сүз түгел, ул үзара килешеп яшәүнең, гражданлык җәмгыяте төзүнең иң мөһим шарты. Бөек Ватан сугышында җиңү - 60 елга якын илебез халыкларын бер-берсенә бәйләп торучы уртак казаныш, хатирә һәм тиңсез рухи хәзинәбез булып тора.

Хөрмәтле ветераннар! Гомерегез озын булсын. Сезнең яңа буын белән янәшә яшәвегез безгә биктә кирәк. Чөнки хәзерге заманда сезнең сүзегез нигезле, фикерләрегез, язмышыгыз тирән мәгънәгә ия.

Минтимер Шәймиев үзенең котлавыннан соң сугышта һәлак булганнар рухына 1 минутлык тынлык игълан итте.

Әйе, Бөек Җиңүгә бик күп корбаннар бәрабәренә генә ирешеп булды. Безнең Татарстаннан гына 350 меңләп кеше кире әйләнеп кайтмады. Әнә, Мамадыш районының Урта Кирмән авылында яшәүче Фатыйха Әхмәдиева сугышта 8 улын югалткан. Ирен, улларын бөтенләйгә югалткан ханымнарның күбесе залда утыра иде.

Халкыбызның Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Газинур Гафиятуллин, Петр Гаврилов, Мәгубә Сыртланова кебек бөек уллары һәм кызлары хакында да искә алынды. Әлеге тантаналы очрашу бәйрәм концерты белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International