Казанда Пушкинга багышланган күргәзмә ачыла

2009 елның 1 июне, дүшәмбе
1 июнь көнне ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Эстетик тәрбия үзәгендә "Исәнме, яшь буын..." дип исемләнгән балалар рәсемнәреннән торган күргәзмә ачыла.

Проект А.С.Пушкинның тууына 210 ел тулуга багышланган, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Күргәзмәдә гомумбелем бирү һәм сәнгать мәктәпләрендә укучылар, Казан шәһәре, Алабуга, Актаныш һәм Лениногорски районнары рәсем сәнгате студияләрендә шөгыльләнүчеләрнең 100дән артык эше тәкъдим ителгән.

Күргәзмә июнь ахырына кадәр эшләячәк. Бу вакыт дәвамында җәйге лагерьларда ял итүче балалар өчен музейда дәресләр үткәрү күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International