1 июньдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Россия сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге президенты Александр Шохин белән очрашуы булды.
Белешмә өчен: Россия сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге (РСПП) - эшлекле даирәләр мәнфәгатьләрен яклаучы гомумроссия җәмәгать оешмасы. 1991 елның декабрендә гамәлгә куелды.
РСПП үзенең билгеләнешен Россия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарларының эшлекле мохитне яхшыртуга, илдә һәм дөньяда Россия бизнесының статусын күтәрүгә, икътисадны модернизацияләүгә ярдәм итүгә юнәлтелгән тырышлыкларын консолидацияләүдә күрә.
Бүген РСПП - икътисадның төп секторлары: ТЭК, машина төзелеше, инвестиция-банк өлкәсе, шулай ук оборона-сәнәгать комплексы, төзелеш, химия производствосы, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате, хезмәт күрсәтү өлкәсе мәнфәгатьләрен яклаучы 100 дән артык тармак һәм төбәк берлекләре һәм ассоциацияләре. РСПП Россиянең барлык төбәкләрендә 320 меңнән артык сәнәгать, фәнни, финанс һәм коммерция оешмаларын берләштерә. РССП да вәкиллекләре булган предприятиеләр кушып санаганда Россиянең 60 проценттан күбрәк эчке тулай продуктын җитештерә.