Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Рөстәм Миңнеханов "ТАНЕКО" компаниясенең 2008 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады
2009 елның 31 мае, якшәмбе
Түбән Камада ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында "ТАНЕКО" ААҖ компаниясе акционерларының гомуми еллык җыелышы булды.
Җыелышта акционерлар вәкилләре - "Татнефть" ААҖнең генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, "Связьинвестнефтехим" ААҖнең генераль директоры Валерий Сорокин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Венер Сәлимов, компаниянең Директорлар советы һәм Түбән Камада Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары төзелеше буенча республика штабы әгъзалары катнашты.
Көн үзәгенә төп мәсьәлә итеп еллык хисапны раслау һәм җәмгыятьнең 2008 ел өчен еллык бухгалтер хисабы мәсьәләсе куелган иде. Бу мәсьәләләр буенча "ТАНЕКО" ААҖнең генераль директоры Хәмзә Баһманов доклад белән чыгыш ясады.
ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм "Татнефть" ААҖнең генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов катнашында башкарылган эшләр нәтиҗәсе - Россия Дәүләт экспертизасы Баш идарәсенең Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары төзелешенә рөхсәт бирүе. Шулай ук 2008 елда проектны гамәлгә кую кысаларында республика Хөкүмәте, муниципаль хакимият һәм төп инвестор - "Татнефть" компаниясе ярдәме белән яхшы нәтиҗәләргә ирешелде.
Акционерлар җыелышы тәмамланганда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов журналистларга биргән интервьюсында нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары проектын гамәлгә куюда катнашучыларның эшенә югары бәя бирде. Аның сүзләренчә, проектны гамәлгә куюда "Татнефть" компаниясе, компаниянең генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов җитәкчелегендәге топ-менеджерлар зур роль уйный. "ТАНЕКО" ААҖнең генераль директоры Хәмзә Баһмановка зур җаваплылык йөкләнгән.
"Киләсе елда беренче комплексны файдалануга тапшырабыз. Киеренкелек бар, әмма без бу мәсьәләне хәл итәрбез, дип ышанам. Әлбәттә, күп көч һәм акча кирәк булачак".
Рөстәм Миңнеханов журналистларның игътибарын комплекс мәйданында төзелеш-монтажлау эшләре, нигездә, Татарстан төзелеш оешмалары көчләре белән башкарылуга юнәлтте.
Акционерлар җыелышында җәмгыять эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр дә каралды. Алар - "ТАНЕКО" ААҖ Директорлар советының һәм ревизия комиссиясенең яңа составы, 2009 елга компаниянең аудиторы ("Энерджи Консалтинг/Аудит" ЯАҖ). расланды.
Директорлар советының яңа составына "ТАНЕКО" ААҖнең генераль директоры Х.Баһманов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры М.Хөснуллин, "Татнефть" ААҖ нең Инвестицияләр идарәсе җитәкчесе Ф.Дәүләтшин, "Татнефть" ААҖ генераль директорының корпоратив финанслар буенча ярдәмчесе В.Мозговой, "Татнефть" ААҖ Финанслар идарәсе җитәкчесенең Мәскәүдәге урынбасары Ю.Ярошенко, "Татнефть" ААҖ углеводород чималын эшкәртү бүлеге җитәкчесе Р.Ремпель кергән.
Компаниянең Директорлар советы утырышында "Татнефть" ААҖ нең Инвестицияләр идарәсе җитәкчесе Ф.Дәүләтшин "ТАНЕКО" ААҖнең Директорлар советы рәисе итеп билгеләнде, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.
МА "Татар-информ", 2009 елның 31 мае
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз