Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Халыкара балаларны яклау көне
2009 елның 1 июне, дүшәмбе
1 июнь көнне Халыкара балаларны яклау көнендә, Казанда "Беренче канал"ның "йолдызлы десанты" төшәчәк.
ТР Президенты каршындагы социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова хәбәр итүенчә, 1 июньдә Татарстан башкаласында балаларга "Беренче канал"ның йолдызлары катнашында мәдәни-күңел ачу, спорт һәм хәйрия чараларыннан торган зур программа тәкъдим ителәчәк. Балалар барлык чараларга да бушлай керә ала.
Бүген иртән Казанга "Беренче канал"ның 110га якын йолдызы килер дип көтелә, алар арасында танылган артистлар, башкаручылар бар. Балалар көне Балалар республика клиник хастаханәсендә старт ала. Аннары Мәскәү делегациясе берничә төркемгә бүленеп мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен Казан реабилитация үзәгендә, Казанның 2нче психоневрология шифаханәсендә, "Здравушка" реабилитация үзәгендә, 100 ятим бала тәрбияләнә торган Казан Суворов хәрби училищесында, Идел буе районындагы балалар йортында булачак. Шулай ук "Беренче канал" йолдызлары Татарстанның 4 социаль учреждениесенә автобуслар тапшыру тантанасында катнашачак.
Көннең икенче яртысында чаралар "Ривьера", "Татнефть-арена"да, шулай ук "Баскет-холл"да "Июнь стартлары - бергә старт алабыз" турнирының финалы узачак. Т.Ларионова сүзләренчә, "Ривьера" шугалагында балаларга "Бозлык чоры - балаларга" программасы тәкъдим ителә. "Бозлык чоры"нда катнашучы, танылган телевидение алып баручысы Екатерина Стриженова мастер-класс алып барыр, дип планлаштырыла. "Ривьера" аквапаркында балалар өчен мастер-классны синхронлы йөзү буенча Олимпия чемпионы Мария Киселева үткәрәчәк. "Ривьера" кинозалларының берсендә "Ералаш" тапшыруының "әтисе" Борис Грачевский әти-әниләр һәм балалар мөнәсәбәтләре турындагы "Түбәдә" дип аталган фәлсәфи фильмын тәкъдир итә.
"Татнефть-арена" янындагы территориядә балалар "Беренче канал" йолдызлары белән фотога төшә ала. Ә 16 сәгатьтә боз сараенда финал шоуы башлана, анда 5 мең бала чакырылган. Бәйрәм программасын алып баручыларның берсе - Александр Олешко. Шоу кысаларында "Фабрика", "Дакота", "Челси" төркемнәре, шулай ук Жасмин, Варвара, Анита Цой һ.б. үз номерларын тәкъдим итәчәк.
"Без 1 июнь балаларга күп итеп уңай эмоцияләр бүләк итәр дип ышанабыз", - дип билгеләп үтте Татьяна Ларионова.
МА "Татар-информ", 2009 елның 1 июне
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз