Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Әсгать Галимҗанов 70 нче автобусын Арчадагы "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгенә тапшырды
2009 елның 1 июне, дүшәмбе
1 июнь - Балаларны халыкара яклау көнендә Казанда Хәйрияче һәйкәле янында танылган хәйрияче Әсгать Галимҗанов 70 нче автобусын мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрнең Арчадагы "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгенә тапшырды.
"Балалар сәламәт булсын, автобуста рәхәтләнеп йөрсеннәр", - диде Әсгать Галимҗанов һәм республикада хәйриячелек эшчәнлеген җәелдереп җибәргәне өчен, ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә рәхмәтен белдерде, аңа сәламәтлек теләде.
Билгеле булганча, Әсгать Галимҗанов гомере буе колхоз базарында аты белән азык-төлек калдыкларын җыеп, терлек симертеп сатып, Татарстан гына түгел, Россия Федерациясенең балалар йортларына автобуслар сатып алып бүләк итте. Берәр җирдә кайгы булса, җир тетрәсә, ул, беренчеләрдән булып, шунда ярдәм җибәрде.
Хәйрияче мохтаҗларга, авыруларга, ятимнәргә рухи һәм матди ярдәм оештырып, меңнәрчә кешене коточкыч авырулардан аралап калган, шәфкать символына әверелгән Тереза ананы - иң өметсез чакларда да кешедә өмет чаткысы кабыза алган изге ананы һәр яктан үзенә үрнәк итеп куя. Ә.Галимҗанов 1990 елда БМОның Балалар фонды башкарма директоры Джеймс Грант һәм Тереза анакай белән беррәттән, Лев Толстой исемендәге халыкара алтын медаль лауреаты була. Бу медаль балаларны яклау юлындагы фидакарьлек һәм гуманизм өчен бирелә.
Әсгать Галимҗанов - шулай ук "Хезмәт Кызыл Байрагы" һәм "Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре" орденнары, "Ышаныч һәм тугрылык өчен" халыкара премиясе, Андрей Первозванный ордены һәм башка дәүләт бүләкләре иясе. Хәйрияче Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика Советы әгъзасы да булып тора.
Узган елның 30 августында Казанда 1000 еллык мәйданында - төзекләндерелгән скверда Хәйриячегә һәйкәл ачылды. Хәйрияче образында Татарстан һәм Россиядә данлыклы меценат Әсгать Галимҗан улы Галимҗанов чагылыш тапкан. Һәйкәл ТР Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән, аларның гаилә акчасына куелды. Хәйрияче һәйкәле скульптор Асия Миңнуллина җитәкчелегендәге скульпторлар төркеме тарафыннан эшләнгән. Бронзадан коелган һәйкәл игелек кылучы, җиккән атка арба тагып, арбасына балалар утыртып йөрткән бабайны гәүдәләндерә.
МА "Татар-информ", 2009 елның 1 июне
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз