Журнал Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Төньяк Кавказ республикаларыннан тыш Россиянең зур шәһәрләренең социаль-икътисади үсешенең 22 күрсәткечен чагыштырган.
Лидерлыкны Кубань башкаласы Краснодар алган. Калган лидерлар бишлегендә- Казан, Самара, Екатеринбург һәм Новосибирски, дип хәбәр итте журналның бренд-менеджеры Ирина Антонова.
Искә төшереп үтәбез, узган ел Татарстан башкаласы Казан бу рейтингта бары тик Краснодар һәм Калининградтан гына калышып өченче урынны алган иде. Казан Россиянең Самара, Хабаровски, Түбән Новгород, Тольятти кебек зур шәһәрләреннән алга чыга алды.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.