Казанда 30 майда "Сәламәт һәм бәхетле балачак" дип аталган акция уза
2009 елның 29 мае, җомга
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты студентлары иртәгә - 30 майда 1 июнь - Балаларны халыкара яклау көне алдыннан - "Сәламәт һәм бәхетле балачак" дип аталган акция уздырырга ниятли.
Әлеге акция "Татарстан Республикасында спорт һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару елы" кысаларында "Мотор" стадионында оештырыла. Спорт чараларында Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләренең социаль учреждениеләрендә тәрбияләнүче йөздән артык бала катнаша.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.