Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Татарстан парламентарийлары 2009 елның бюджет проектын тулаем кабул итте
2009 елның 28 мае, пәнҗешәмбе
28 майда Татарстан парламенты депутатлары "Татарстан Республикасының 2009 елга һәм 2010, 2011 елларның планлы чорына бюджеты турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү турында" ТР законы проектын өч укылышта тулаем кабул итте.
Парламентның Бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Морат Гаделшин хәбәр иткәнчә, 2009 ел бюджет проектына карата аерым депутатлардан һәм комитетлардан 45 төзәтмә кергән. Фикер алышулар барышында төзәтмәләрнең дүртесе кире алынган, 17се - кире кагылган, 25ен кабул итәргә тәкъдим ителгән.
М.Гаделшин сүзләренчә, бюджетка кертелә торган 25 үзгәреш ТР Президенты, ТР Хисап палатасы, ТР Дәүләт Советының Хокук идарәсе тәкъдимнәре белән бәйле. Нәтиҗәдә агымдагы ел бюджетының керем өлеше - 65 млрд. 886 млн. 936 мең 100 сум, чыгым өлеше 85 млрд. 909 млн. 902 мең 900 сум тәшкил итте, дефицит 20 млрд. 21 млн. 966 мең 800 сумга җитте.
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың 2009 ел бюджетын "бик авыр бюджет" дип бәяләде. Аның сүзләренчә, бюджетның чыгым өлешен җентекле итеп үтәргә һәм һәр сумны контрольгә алырга кирәк булачак.
МА "Татар-информ", 2009 елның 28 мае
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз