Татарстан парламентарийлары Алексей Пахомовны РФ Федераль Җыены Федерация Советына сайлады
2009 елның 28 мае, пәнҗешәмбе
28 майда Татарстан парламенты депутатлары РФ Федераль Җыены Федерация Советына әгъзалыкка дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советыннан вәкил итеп күрсәтелгән Алексей Пахомов кандидатурасын хуплады. Билгеле булганча, Алексей Пахомов беренче тапкыр 2005 елда РФ Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы итеп Татарстан парламентыннан 3,5 елга сайланган иде.
Рәсми хәбәрләргә караганда, Алексей Пахомов РФ Федераль Җыены Федерация Советында ТР Дәүләт Советы белән тыгыз элемтәдә эшләгән. Бигрәк тә Россия һәм Татарстан арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы Шартнамәне кабул иткәндә, үзенең принципиальлеген күрсәткән.
Алексей Пахомовның кандидатурасы сессия вакытында яшерен тавыш бирү юлы белән расланды. Тавыш бирүдә парламентка сайланган 99 депутатның 87е катнашты. Алексей Демидовны хуплап 86 депутат тавыш биргән, 1 кеше каршы чыккан. Бюллетеньнәр татар һәм рус телләрендә әзерләнгән иде.
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Алексей Пахомовка РФ Федераль Җыены Федерация Советында Татарстанны һәм парламентны лаеклы итеп күрсәтүен теләде. Алексей Пахомов үз чиратында үзенә зур җаваплылык йөкләнүен, алга таба республика өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә бергәләшеп, дустанә эшләргә җыенуын белдерде.
Бүген "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында, Илһам Шакиров исемендәге залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.
15 февраль - 120 ел элек Оренбург өлкәсендә туган бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көне (1906-1944). Бүген Татарстанда һәм илнең башка төбәкләрендә шагыйрьнең 120 еллыгына багышланган тантаналы чаралар уза.
Бүген иртән Казан Кремле диварлары янындагы 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәле итәгенә чәчәкләр салынды.