ТР Хисап палатасы рәисе итеп Алексей Демидов билгеләнде

2009 елның 28 мае, пәнҗешәмбе
28 майда дүртенче чакырылыш Татарстан парламенты депутатлары ТР Хисап палатасы рәисе вазыйфасына Алексей Демидов кандидатурасын раслады. Аның кандидатурасы Татарстан парламентына ТР резиденты тарафыннан, "Татарстан Республикасы Хисап палатасы турында"гы законның 5 нче маддәсе нигезендә кертелде.

Бүген Минтимер Шәймиев, бу нисбәттән чыгыш ясап, Алексей Демидовның бу вазифага беренче тапкыр 2004 елның 1 июлендә билгеләнүен хәбәр итте. "Алексей Демидов - тәҗрибәле, эшне белүче җитәкче. Ул Россия Федерациясе суд-хисап системасында абруйга ия. Бу эшендә дә үзен яхшы яктан гына күрсәтте", - диде Президент.

Алексей Демидов ТР Хисап палатасы җитәкчесе итеп 5 елга билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International