Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Р.Миңнеханов Горький тимер юлы җитәкчесе С.Козырев белән очрашты
2009 елның 28 мае, пәнҗешәмбе
28 майда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы җитәкчесе Сергей Козырев белән очрашты. Министрлар Кабинетында узган очрашуның төп сәбәбе - ТР Хөкүмәте белән Горький тимер юлы ("Россия тимер юллары" ның филиалы) арасында 2009 елга Хезмәттәшлек килешүен имзалау иде.
Сергей Козырев документның имзалануын ике арадагы хезмәттәшлекнең мөһим этабы буларак бәяләде. Аның сүзләренә караганда, бу вакыйга бүгенге катлаулы чорда ике якның да нәрсә эшләргә кирәген яхшы аңлавын күрсәтүче дәлил.
Татарстан Горький тимер юлы белән инде күптәннән хезмәттәшлек итә. Хәзер исә мөнәсәбәтләрне кризис шартларда сынарга туры килә. "Икътисадның торышын билгеләүче йөк ташу һәм пассажирларның сатып алу сәләте кебек индикаторлар, кризисның транспорт тармагына тискәре йогынтысын да күрсәтә. Шуңа да карамастан, алга куйган планнарны, программаларны үтибез, бүген имзаланган Килешү шуның мисалы", ди Рөстәм Миңнеханов. Ул максат-бурычлар арасыннан Шәһәр яны пассажир компаниясе төзүне билгеләп үтте. Татарстан якын елларда тормышка ашырачак проект, Премьер-министр ассызыклаганча, Казан Универсиадасы белән бәйле. Транспорт инфраструктурасын үзгәртүне күздә тоткан бу проект тимер юлларга да кагыла. "Казан" тимер юлы станциясеннән "Казан" халыкара аэропортына кадәрге интермодаль пассажирлар ташуны оештыру шуның мисалы. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада мультимодаль логистика үзәге проектының нигезендә дә төп урынны тимер юл транспорты алып торачак. Аның фикеренчә, республикада сәнәгатьнең үсеш нокталары билгеләнгәндә, бу бик мөһим.
Премьер шул ук вакытта Горький тимер юлы җитәкчесенең игътибарын бүгенге этапта аз нәтиҗәлелек биргән кайбер станцияләр эшчәнлегендә проблемалар булуга да юнәлтте. Сүз Кукмара, Шәмәрдән, Коркачык һәм Бөреле станцияләре турында бара. Ул шул ук вакытта ГТЮ җитәкчелеген әлеге станцияләрне икътисади үсеш мәйданнары буларак үстерү перспективаларын карарга чакырды.
Очрашу моның белән генә чикләнмәде, билгеле. Россия тимер юлчылары бүген Татарстанга ике зур бүләк ясады - пассажирлар өчен ике яңа состав кулланылышка бирелде. Аларның берсе - Казан-Буа юнәлешендә йөриячәк "РА-2"рельслы автобусы. Икенчесе - "премиум" класслы вагоннар. Алар Казан-Мәскәү маршрутында һәм Мәскәүдән Адлерга кадәр юнәлештә файдаланылачак. Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы, " Россия тимер юллары" җитәкчелегенә республика җитәкчелеге исеменнән зур рәхмәт сүзләрен ирештерде.
МА "Татар-информ", 2009 елның 28 мае
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз