ТР Премьер-министры исеменә Виталий Мутко телеграмма юллады

2009 елның 28 мае, пәнҗешәмбе
Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов исеменә РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко телеграмма җибәрде, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте. Анда XVII "Россия студентлар язы-2009" фестиваленең финал өлешен югары дәрәҗәдә әзерләгән, оештырган һәм уздырган өчен рәхмәт сүзләре җиткерелә.

"Казанда узган фестиваль иң актив, максатчан һәм иҗади меңнәрчә егет һәм кызны үз мәйданнарына җыйды. Фестиваль бәйрәм мохитен тудыру белән бергә, төбәкләр арасында хезмәттәшлекне һәм иҗади элемтәләрне үстерүгә дә ярдәм итте", -диелгән юллар бар Россия министры юллаган телеграммада. Виталий Мутко алга таба дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә хезмәттәшлекне дәвам итүгә өмет белдерә.

Яшьләр елы кысаларында уздырылучы төп чараларының берсе булган быелгы фестиваль Татарстан башкаласында 14-19 майда гөрләде. Республика студентлары яуланган призлы урыннар саны буенча гомуми зачетта фестивальнең иң зур бүләгенә - Гран-прига да лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International