Татарстан парламентарийлары 2009 елның бюджет проектын беренче укылышта кабул итте

2009 елның 28 мае, пәнҗешәмбе
28 майда парламенты депутатлары "Татарстан Республикасының 2009 елга һәм 2010, 2011 елларның планлы чорына бюджеты турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү турында" ТР законы проектын беренче укылышта кабул итте. Бюджет буенча фикер алышуларда ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: республиканың төп законына кертелә торган үзгәрешләр кайбер депутатларда ризасызлык уятты.

2009 ел бюджетының яңа параметрлары белән депутатларны ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин таныштырды. Билгеле булганда, 2009 ел бюджетын формалаштырганда "Urals" маркалы нефть бер барреле - 95 доллар, ә доллар курсы 24,7 сумнан алынган иде. Хәзерге вакытта бер баррель нефтьнең бәясе - 41 доллар, бер доллар 35 сум дип карала. Республика буенча уртача хезмәт хакы 18 меңнән 14150 сумга кадәр төшә.

"2009 елда республиканың бюджет формалаштыручы предприятиеләре эшен бәяләү, елның беренче кварталында җыелган салымнар күләме нигезендә, агымдагы ел бюджеты керемнәре 65 млрд. 886,9 млн. сум булыр дип фаразлана. Бу башта планлаштырганнан 33 млрд. 861,4 млн. сумга (34 процентка) кимрәк", - диде министр.

Аерым алганда, табышка салым, физик затлар кеременә салым, милеккә салым, җир асты байлыкларын табуга салым һәм гомуми керемгә салым буенча төп күрсәткечләр түбәнәйгән. Шулай итеп, бюджет проектында табышка салым - 15 824,3 млн., физик затлар кеременә салым - 16 500 млн., җир асты байлыкларын табуга салым - 2050,9 млн., оешмалар милкенә салым - 6 251,1 млн., гомуми керемгә салым 1 432 млн. сум күләмендә җыелыр дип фаразлана.

2009 елда салым булмаган керемнәр 5 198 млн. сум күләмендә кимер дип планлаштырыла. Шул исәптән торак төзелешенә, ягъни социаль ипотека программасын тормышка ашыру өчен җибәрелә торган 5 млрд. күләмендәге салым булмаган керемне бюджеттан чыгару көтелә. Чөнки әлеге программаны гамәлгә кертү өчен кирәк булган максатчан түләүләр 2009 елның 1 нче гыйнвареннан махсус хисап счетында җыелып бара. Гомумән алганда, республиканың үз керемнәре 34 млдр. 979,1 млн. сумга (40,5 процентка) кими дип күрсәтергә тәкъдим ителә.

2009 елның яңартылган бюджет проектында чыгымнарны 13 млрд. 915 млн. сумга киметергә тәкъдим ителә. Иң беренче чиратта республиканың теге яки бу тармакка караган максатчан программаларын йә вакытлыча туктатып торырга, йә финанслауны берникадәр киметергә киңәш ителә.

Аерым алганда, учреждениеләрне капиталь ремонтлауга, җиһазлар сатып алуга, беренче чиратта тормаган чыгымнарны киметергә, бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренә эш хакы түләү фондын, хезмәткә яңача түләү системасына күчү сәбәпле, өстәмә кызыксындыру өчен каралган резерв хисабыннан оптимальләштерергә тәкъдим ителә.

Шулай ук юл һәм метро төзелеше, торак фонды чыгымнар, районнарга һәм шәһәрләргә бюджетара трансфертлар, министрлыклар һәм ведомстволар аппаратларын тотуга акчалар, капиталь салулар киселә. Шул ук вакытта бюджетның чыгым өлешен, федераль бюджеттан килгән 1 млрд. 116 млн. сум акча хисабына, арттыру көтелә.

Шулай итеп, республика бюджетының чыгым өлеше 85 млрд. 833,7 млн. сум күләмендә булыр дип фаразлана. Бюджетның дефицит өлеше 19 млрд. 946,7 млн. сум булыр дип карала. Дефицитны федераль бюджеттан киләчәк 15 млрд. сум күләмендә акча ярдәмендә каплап булыр дип көтелә. Әгәр республика бюджетына, планлаштырганнан тыш, өстәмә керемнәр керсә, алар дефицитны бетерүгә китәчәк.

Бүген фикер алышу вакытында КПРФтан сайланган депутат Хафиз Миргалимов бюджетта сәламәтлек саклау һәм мәгариф тармаклары буенча чыгымнарны киметмәскә тәкъдим итте. Аерым алганда, сәламәтлек саклауга - 1 млрд. 058,8 млн. сум, белем бирү системасына 625 млн. 153,9 мең сум акча барып җитмәячәк дип көтелә. Депутат Разил Вәлиев үз чыгышында китап бастыруга акчаның 45 процент күләмендә киселүен, халык һөнәрчелеге белән бәйле программаның туктатылуын, мәктәпләрне дәреслекләр белән тәэмин итү өчен кирәк булган финансларның кимүен билгеләп үтте. Бу нисбәттән спикер Фәрит Мөхәммәтшин кризис шартларында яңа китаплар бастыру өчен акча каралмаганлыгын билгеләп үтте.

Билгеле булганча, бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренә эш хакы түләү фондын, хезмәткә яңача түләү системасына күчү сәбәпле, өстәмә кызыксындыру өчен каралган резерв хисабыннан оптимальләштерергә тәкъдим ителә. Бу нисбәттән Татарстан һөнәр берлекләре җитәкчесе Татьяна Водопьянова: "Бу кыскартулар артында социаль киеренкелек ята. Моны аңларга кирәк. Алар болай да күп акча алып эшләми", - диде. Президент бу нисбәттән: "Кризис шартларында бюджет тармагында эшләүчеләр җитәрлек дәрәҗәдә якланган. Һөнәр берлекләре бүгенге көндә предприятиеләрдә булып, анда шартнамәләрнең үтәлешенә һәм хезмәт хакы түләү мәсьәләләренә игътибар итәргә тиеш", - дип теләк белдерде.

Депутат Александр Таркаев исә, кризистан чыгу өчен, "каешларны кысып буарга" һәм республика икътисадына инвестицияләр кертергә чакырды. Шулай ук, иртәгесе көн турында уйлап, бюджетта кече эшмәкәрлеккә ярдәм чараларын карарга тәкъдим итте.

Бүген министр Р.Гайзатулллин шулай ук депутатларның бюджетта эшләүчеләргә җәйге ял акчаларын вакытында түләү, балаларның ял һәм сәламәтләндерү лагерьларын оештыруга, капиталь ремонт эшләренә, агымдагы елда медицина учреждениеләрен лицензияләүгә акча бүлеп бирүгә кагылышлы сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International