28 май көнне ТР Дәүләт Советы сессиясендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев хакимиятнең барлык тармакларын кризис вакытында халыктан кергән дәгъваларга карата игътибарлы булырга, проблемаларның асылына төшенергә һәм җавап тотарга чакырды. "Хәзер гади вакыт түгел. Кризис икътисадка гына түгел, халыкка да йогынты ясый. Бу шартларда халыкның кайбер катлаулары югалып та кала", диде ул.
Билгеле булганча, бу чакырылыштагы парламент утырышы башланганчы, халык вәкилләре ТР Дәүләт Советы каршына лозунглар белән чыкты. М.Шәймиев, сессиядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: "Аларның һәркайсы янына барып, лозунгларны укырга кирәк", - диде.
Бүген лозунглар белән чыккан кешеләрнең берничәсе өлешләп торак төзүдә катнашкан һәм "Защита" ябык акционерлык җәмгыяте тарафыннан алданган. Президент хәбәр иткәнчә, республика хакимияте бу хәлдән чыгу - чыннан да мохтаҗларга ярдәм итү юлын тапкан. "Без гадел, законлы булган дәгъваларны өйрәнәчәкбез һәм канәгатьләндерәчәкбез", - диде М.Шәймиев. Һәм утырышта канашучыларны халык белән ачыктан-ачык аралашуга чакырды.
Парламент каршына пикетка чыккан халыкның җирле үзидарә мәсьәләләре буенча да сораулары бар. Президент бу нисбәттән иртәгә муниципаль берәмлекләрнең Казанда узачак җыенында үзләрен борчыган сорауларны яңгыратырга тәкъдим итте.
М.Шәймиев үз чыгышында гражданнарга электр энергиясенә түләүне исәпләү проблемасына да тукталды. Аның сүзләренчә, халыкка дөрес булмаган хисап кәгазьләре килә. "Мондый очракларда белгечләрне чакырырга һәм халыкка саллы җавап бирергә кирәк. Без авыр вакытта халыктан аерылырга тиеш түгел. Хакимият - халыкныкы бит", - диде бит Илбашы.
Президент сүзләренчә, республика кризиска кадәр үсештә булды. "Республиканың товар әйләнеше кимеми. Әмма бу тынычланырга сәбәп була алмый. Ирешелгән тормыш дәрәҗәсе түбәнәергә тиеш түгел. Киләчәктә килеп чыгарга мөмкин булган проблемаларны аңларга кирәк. Безгә халыкның теләсә кайсы сорауларын игътибарсыз калдырырга ярамый", - диде ул.
Минтимер Шәймиев: "Халык кризис нәтиҗәләрен тоярга тиеш түгел", - дип, республиканың 2009 ел бюджетына кертелә торган үзгәрешләрнең социаль тармакка кагылмаячагын белдерде.