Минтимер Шәймиев РФ Дәүләт Советы президиумы составына керде

2009 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Россия Президенты Дмитрий Медведев Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумының яңа составы турындагы карарга кул куйды. Дәүләт башлыгы карары нигезендә президиумның яңа составы расланды. Яңа составка Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә кертелгән.

Шулай ук Воронеж өлкәсе губернаторы Алексей Гордеев, Ингушетия Республикасы президенты Юнус-Бек Евкуров, Амур өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко, Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенко, Ямало-Ненецки автономияле округы губернаторы Юрий Неелов, Кемеровски өлкәсе башлыгы Аман Тулеев та президиум әгъзасы булдылар.

Президиумның составы Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнә һәм ярты елга бер тапкыр ротация булырга тиеш. Дәүләт советы президиумы Дәүләт советының эш планын, шулай ук чираттагы утырышының көн үзәгенә куелган мәсьәләләрен карый.

Дәүләт советы президиумы Дәүләт советының эш планы гамәлгә куелуына анализ ясый. Кагыйдә буларак, Дәүләт советының президиумы утырышы айга бер тапкыр үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International