Уфадагы ике урамга татарның асыл уллары исемнәре кушылды

2009 елның 28 мае, пәнҗешәмбе
Башкортстанда, элекке урам исемнәрен үзгәртеп тә, яңа төзелгән микрорайоннардагы урамнарга да танылган шәхесләрнең исемнәрен бирү дәвам итә.

Әле Уфа шәһәре советы депутатлары башкаланың тагын ике урамына яңа исемнәр бирү турында карар кабул итте. Уфаның Октябрь районындагы Глумилин микрорайонындагы бер урамга татар халкының күренекле улы, атаклы балет биючесе Рудольф Нуриевның исеме бирелде. Ә Киров районындагы Колгуев микрорайонындагы яңа урамга шулай ук татар халкының асыл улы, мәшһүр хореограф Фәйзи Гаскәровның исемен бирү турында карар ителде.

Узган елда да Уфа шәһәре советы утыздан артык урамга яңа исемнәр бирү турында карар иткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International