Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Мәскәүдә Сабантуйга әзерләнәләр
2009 елның 17 июне, чәршәмбе
16 июньдә Люберцыда Мәскәү өлкәсендә Сабантуй бәйрәмен оештыру комитеты утырышы булды. Утырыш Люберцы муниципаль районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ирина Назарина рәислегендә узды. Асылда, бу - 20 июньдә шәһәрнең мәдәният һәм ял паркында узачак Сабантуй бәйрәмен оештыру комитетының соңгы утырышы. Шунлыктан, анда бәйрәмгә җәлеп ителгән барлык хезмәтләр һәм юнәлешләрнең (җәмәгать туклануы, транспорт, милиция, спорт, сәламәтлек саклау, мәдәният, сәүдә һәм башкалар) җитәкчеләре чыгыш ясады.
Сүз уңаеннан, быелгы Мәскәү өлкәсе Сабан туена Буа районы шефлык күрсәтә. Люберцы муниципаль районы башлыгы Владимир Ружицкий Мәскәү өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте президенты Фәрит Мохтасаров белән бергә Татарстан Республикасында кунакта булды, Буа район Сабан туенда катнашты. Алар Буадан соклангыч хис-тойгылар һәм Люберцыдагы Сабантуйны да шундый ук истә калырлык итеп оештыру бурычы белән кайтты. 2009 елгы Сабантуйның Мәскәү өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятенең 10 еллык юбилее белән туры килүен исәпкә алсак, бурыч бик тә җаваплы.
Шул ук көнне, 16 июньдә Мәскәү Сабантуен оештыру комитеты әгъзалары да җыелды. Мәскәүдә Сабантуй 4 июльдә "Битца" ат-спорт комплексында узачак. Биредә хәл итәсе мәсьәләләр аз түгел. Ат-спорт комплексын сәнгати яктан бизисе, Мәскәү, Татарстан һәм Башкортстан предприятиеләренең сәүдә нокталарын урнаштырасы, сәхнә һәм уен мәйданчыкларын җиһазлыйсы, спорт ярышлары, төрле уеннарда катнашучылар һәм җиңүчеләргә бүләкләр сатып аласы бар.
Мәскәү өлкәсендә Сабантуй бәйрәме колачын елдан-ел киңәйтә. Татарлар яшәгән һәр җирдә "кече Сабантуйлар" үткәрелә. Мисал өчен, 30 майда Люблинода Көньяк-Көнчыгыш округы район Сабан туен бәйрәм иттеләр. 27 июньдә Сабантуй Домодедовода узачак.
МА "Татар-информ", 2009 елның 17 июне
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз