Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
"Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды
2009 елның 25 мае, дүшәмбе
25 май көнне Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Аның көн тәртибенә 5 мәсьәлә чыгарылып, шуның өчесе оештыру эшләре белән бәйле иде. Утырышта холдингның генераль директоры, Директорлар советы рәисе һәм секретаре сайланды.
Директорлар советы әгъзалары рәис итеп бертавыштан моңарчы да әлеге вазифаны башкарган Рөстәм Миңнехановны сайлады. Директорлар советы секретаре да үзгәрмәде. Рөстәм Миңнеханов бу урынга әлеге вазифаны озак еллар намус белән башкарган Марат Акчуринны тәкъдим иткән иде. Директорлар советы әгъзалары бу тәкъдимне хуплап тавыш бирде. "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директоры итеп кабат Рафинат Яруллин сайланды. Хөкүмәт рәисе аның республикада нефть, газ, химия комплексын яңа инновацияләргә бастырудагы зур ролен бәяләп, алга таба да нәтиҗәле эшчәнлек теләде.
Директорлар советы утыршында шулай ук Россиянең инновацияле үсешендә газ һәм химиянең катализатор буларак роленә һәм "ДюПон" компаниясе беләр республиканың хезмәттәшлек перспективаларына багышланган чыгышлар тыңланды. "Татнефтехиминвест-холдинг" Директорлар советының чираттагы утырышы 29 июньгә билгеләнде.
МА "Татар-информ", 2009 елның 25 мае
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз