Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанда Халыкара хатын-кызлар клубының ахыргы утырышы узды
2009 елның 23 мае, шимбә
22 май көнне Казанда Халыкара хатын-кызлар клубының ахыргы утырышы булып узды. Ул "Хатын-кыз һәм дин, толерантлык" дип аталган темага багышланган иде. Билгеле булганча, Татарстан дөньяга бөтен традицион диннәргә карата үзенең толерантлыгы белән танылган төбәк булып санала.
Әлеге чара шуның белән үзенчәлекле: ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты, төрле министрлыклар, вузлар, "Элемтә" бизнес-мәктәбе белән берлектә оештырылган утырышта мөселман, православ, католик, иудей, лютеран чиркәүләре вәкилләре, Германия, Кытай, Корея, Ираннан килгән туташ һәм ханымнар катнашты. Сүз нигездә хатын-кызның диндәге роле, аның белем алу, җәмәгать эшләре белән шөгыльләнүе турында барды. Бу нисбәттән һәр конфессия вәкиле үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Татарстанның баш раввинының хәләл җефете Анна Горелик, аерым алганда, Казанда яһүд диаспорасы тарафыннан башкарыла торган социаль проектлар һәм балаларга белем бирү эшләре белән таныштырды. "Яһүд хатын-кызы өчен гаилә - беренче урында", - диде Анна Исааковна. Алар, һәр конфессия вәкилләренә хас буларак, күпбалалы гаиләләрне кирәк-ярак белән тәэмин итү, мәктәпкә әзерләү, дәвалау белән шөгыльләнә. Якшәмбе мәктәбендә балалар еврей мәдәниятын үзләштерә. Ханымнар гаилә клублары оештыра, балалары белән лагерьларда ял итә, бу исә гаиләләрнең ныгуына сәбәп, дип санала.
Ә Казандагы православие дине әһелләрен хатын-кызларга дини белем бирү мәсьәләсе борчый. Монахиня Ольга сүзләренчә, инкыйлабка кадәр Казанда мондый рухтагы берничә уку йорты булса, хәзер Мәскәүгә барып гыйлем эстәргә туры килә. Монахиня Ольга үзе Мәскәүдә Дини тәгълимат университетын тәмамлаган. Аның сүзләренчә, православие дине әһелләре (ир-аталар) хатын-кызның белем алуын яратып бетермәсә дә, тормыш иптәше итеп укыган кешене күрәсе килә. "Казанда хатын-кызлар өчен Духовная семинарияләрне торгызырга кирәк", - ди ул.
ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина сүзләренчә, барлык конфессияләрнең дә бурычы - балалар тәрбияләү. Билгеле булганча, Мөслимәләр берлеге бу уңайдан хәйриячелек белән шөгыльләнә, хатын-кызларга хокукый ярдәм күрсәтә, балаларга кече яшьтән дини белем бирү эшен алып бара. Мөслимәләргә башкаланың бала тудыру йортлары белән шәригать кануннарына туры килгән медицина ярдәмен күрсәтү турында килешүләр төзи. Шулай ук мөселман хатын-кызлары берлеге ялгызакларга гаилә төзү һәм таркалу дәрәҗәсенә җиткән гаиләләрне саклап калу буенча ярдәм күрсәтә. Халыкара хатын-кызлар клубы утырышы концерт белән тәмамланды.
МА "Татар-информ", 2009 елның 23 мае
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз