Татарстанда Бөтенроссия мөселман яшьләре фестивале узачак

2009 елның 23 мае, шимбә
Татарстанда III Бөтенроссия мөселман яшьләре фестивале узачак.

Фестивальне оештыручылар - ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре идарәсе, ТР мыөселманнарның Диния нәзарәте, Россия ислам университеты, РФ татарларының Федераль милли-мәдәни автономиясе, "Идел" Яшьләр үзәге.

Бу чараның төп максаты - Россия Федерациясе төбәкләренең һәм чит илләрнең мөселман яшьләрен берләштерү, алар өчен актуаль булган җәмгыять проблемаларын бергәләп хәл итү өчен хезмәттәшлекне җайга салу. Фестивальнең бурычлары арасында мөселман оешмаларына методик һәм гамәли ярдәм күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу да бар. Фестиваль программасында заман яшьләрен борчыган проблемалар буенча семинарлар һәм "түгәрәк өстәл"ләр үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International