И.Метшин:"Яшьлегегез галәмәт зур эшләр башкарылачак вакытка туры килүе белән сез бәхетле"

2009 елның 23 мае, шимбә
2009 елда мәктәпне тәмамлап чыгучыларга мөрәҗәгать итеп, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин: "Мәктәпнең соңгы кыңгырау чыңы - сезнең тормышыгызда иң әһәмиятле һәм тантаналы вакыйга. Бу көнне мәктәп белән саубуллашып, үзлектән хәл итәргә тиешле мәсьәләләр белән тулган олы тормышка ишек ачасыз. Әмма моңа хокукны сезгә чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырып раслыйсы бар", - дип кисәтә.

Шул ук вакытта ата-аналар, укытучылар, класс җитәкчеләре һәм мәктәп директорларының балаларны тәрбияле һәм белемле итү өчен үзләренең тәҗрибәләрен, белемнәрен яшь буынга тапшыруда зур тырышлык куюларын искәртеп, аларның фидакарь хезмәтләрен, кайгыртучанлыкларын гомерегез буена йөрәк түрегездә сакларсыз, дип ышаныч белдерә мэр. "Кадерле балалар! Алдыгызда - һәркайсыгыз үзенә сайлап алачак күптөрле юл, үзенең сәләтен һәм хыялын кайсы һөнәри өлкәдә чынга ашыруны күбегез үзе өчен сайлап алган дип уйлыйм. Яшьлегегез галәмәт зур эшләр башкарылачак вакытка туры килүе белән сез бәхетле", - дип басым ясап әйтә шәһәр хакимияте башлыгы. Чөнки берничә елдан Казан 2013 ел Универсиадасын үткәрәчәк, бу вакыйга исә һәр студент, яшь белгеч, эшче өчен Казанның иң яңа тарихына үз исемен теркәргә, Универсиада төзүчесе һәм аның герое булырга мөмкинлек бирәчәк.

"Имтиханнарыгызны уңышлы тапшыруыгызны телим, өметләрегез һәм куелган максатларыгыз гамәлгә ашсын!" - ди яшьләргә мөрәҗәгатендә мэр И.Метшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International