"Каравон" халкыбызның борынгы бай традицияләрен үзенә сеңдергән

2009 елның 23 мае, шимбә
23 май көнне Никольское авылында "Каравон" рус фольклор фестивале ачылды. Өч гасырлык тарихы булган һәм язгы кыр эшләрен тәмамланганнан соң үткәрелә торган бу бәйрәм 1993 елдан башлап рәсми рәвештә рус халык җырлары фестивале статусын алды. ТР Президенты Указы нигезендә 2003 елда "Каравон" "Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре турында"гы законга кертелде. Ә 2009 елда "Каравон" Идел буе рус фольклор фестивале статусына ия булды. Бу көнне Никольское авылында Россиянең фольклор коллективларын кабул итү матур традициягә әйләнгән, алар арасында Татарстан, Чуашстан һәм Удмуртия республикалары, Марий Эл Республикасы һәм Киров өлкәсе вәкилләре бар. Быел "Каравон"да беренче тапкыр Саха Республикасы - Якутия вәкилләре дә катнашты. Лаеш муниципаль районы башлыгы Александр Тимофеев сүзләренчә, бүген бәйрәмгә Россиянең 7 төбәгеннән 87 коллектив кунак булып килгән. Рус фольклор бәйрәмен дәрәҗәле кунаклар да игътибарсыз калдырмый. Быел бәйрәмдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министр урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, шулай ук Татарстан Республикасының министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. Шулай ук Ксения Йосыпова Сфири, граф Йосыповның оныгы "Каравон"ның кунаклары булды. Фәрит Мөхәммәтшин кунакларны һәм бәйрәмдә катнашучыларны сәламләгәндә "Мин бу трибунадан беренче тапкыр гына чыгыш ясамый, әмма рус халкының киң күңелле булуына һәрвакыт сокланам. Быел без бәйрәмдә "Каравон"га беренче тапкыр килгән яңа коллективларны да күрәчәкбез. Әгәр бәйрәмгә кунаклар күп килгән икән, бу сине хөрмәт итәләр дигән сүз. Без язгы чәчү эшләрен уңышлы тәмамладык һәм хәзер яхшы һава торышы, хезмәтебезнең нәтиҗәсен көтәбез", - дип билгеләп үтте. Соңрак ТР Дәүләт Советы Рәисе журналистлар алдында чыгыш ясаганда: соңгы 17 елда рус фольклор фестивале сан һәм сыйфат ягыннан да үсеш алды. Әгәр Татарстан белән Россиянең байлыгы күп милләтле халык яшәвендә дип әйтсәк, "Каравон" зур әһәмияткә ия. Бу бәйрәмгә 300 елдан артык һәм аны төрле милләт халкы бәйрәм итә, ә биредә борынгы рус халык җырлары яңгырый. Ул рус халкының ачык күңелле булуын исбатлавы белән зур кыйммәткә ия дә", - дип ассызыклады. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең "Каравон"да катнашучыларга адресланган котлавын укыды. Аерым алганда, анда халкыбызның борынгы бай традицияләрен үзенә сеңдергән "Каравон" кояшка ияреп әйләнүен дәвам итә. "Каравон"ның иҗади рухы, гаярьлеге, уен-көлкесе бәйрәмдә катнашучыларның күңелен күтәрсен! - дип билгеләп үтелгән. Зилә Вәлиева журналистларның сорауларына җавап биргәндә: "Каравон" - ул бәйрәм-музей түгел, ә интерактив музей, чөнки биредә материал экспонатлар гына түгел, ә халык традицияләре һәм җырлары тәкъдим ителә", - дип ассызыклады. Бүген бәйрәмдә проблемалар, кризис турында искә алмадылар, бары тик гаилә кыйммәте, балалар, бәхет һәм иминлек турында гына сөйләштеләр. "Каравон" кунакларын рус боткасы белән сыйладылар, җыр-бию, такмаклар белән күңел ачтылар. "Играй гармонь!" программасы төркеме бәйрәмдә беренче тапкыр гына катнашмый. Фәрит Мөхәммәтшин программа авторы Анастасия Заволокинага Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевтән хат тапшырды, анда "халык мәдәнияте үсешенә өлеш керткән өчен рәхмәт белдерәм һәм сәламәтлек, иминлек, яңа иҗади уңышлар телим", - диелгән. Бүген Никольское авылының төп урамында һәркемнең күңеленә туры килерлек күңел ачу чаралары оештырылган иде. Фестиваль традиция буенча әйлән-бәйлән уйнау белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International