Әгъләм Садретдинов экологларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2009 елның 5 июне, җомга
ТР экология һәм табигать ресурслары министры Әгъләм Садретдинов үзенең коллегаларын һөнәри бәйрәм - Эколог көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән котлый. Аларга мөрәҗәгать итеп, министр түбәндәге фикерләрен җиткерә.

"Бөтен Җирнең яшәешен һәм Җир йөзендә яшәүчеләрне саклый торган дөньяда бары тик бер генә һөнәр бар - ул эколог. Татарстан территориясендә аеруча сакланыла торган территорияләрдәге эшчәнлекне контрольда тоту, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, әйләнә-тирә мохитне сәламәтләндерү зур җаваплылык һәм югары һөнәри осталык таләп итә. Сүз дә юк, шушы мөһим эшкә дәүләт ведомстволары, предприятиеләр, җәмәгать оешмалары экологлары һәм табигатькә битараф булмаган гади кешеләр иң зур өлеш кертә.

Әйләнә-тирә мохитне саклау, регионның экологик хәлен яхшырту буенча безнең республикада зур тәҗрибә тупланылган. Автомобиль техникасына таләпләр елдан-ел арта, сәнәгатьнең төрле тармакларындагы производствода экологик нормалар кырысрак контрольда тотыла.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, татарстанлыларга мөрәҗәгать итеп, табигатьне сакларга, экологик культураны үстерергә, аеруча сакланыла торган табигый территорияләрдәге эшчәнлеккә актив катнашырга чакыра. Безнең төп максат - һаваның сафлыгын, суның үтә күренмәлелеген, җирнең уңдырышлылыгын, урманнарның байлыгын, шулай ук тереклек һәм үсемлек дөньясының төрлелеген саклау. Бары тик бергәләп эшләсәк кенә илебезнең табигать байлыкларын саклап кала алачагыбызга ышанам һәм уртак эштә уңышлар, сәламәтлек, әлбәттә, әйләнә-тирә мохитне яклау эшендә бердәмлек телим!" - диелә әлеге котлауда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International