ТР Президенты дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлык җитәкчесе белән очрашты

2009 елның 22 мае, җомга
22 май көнне Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлык җитәкчесе Юрий Петров белән очрашты.

Очрашу вакытында дәүләт милке белән идарә итүне камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Кризиска каршы чаралар программасын гамәлгә куйганда федераль милекне нәтиҗәле файдалануга аерым игътибар бирергә кирәклеге билгеләп үтелде.

Очрашуда ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның ТРдагы Территориаль идарәсе җитәкчесе Елена Паткина, ТР Президенты каршындагы икътисади мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Евгений Гришин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International