Р.Миңнеханов дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлык җитәкчесе белән очрашты

2009 елның 22 мае, җомга
22 май көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Казанга эш визиты белән килгән дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлык җитәкчесе Юрий Петров белән очрашты.

Очрашу вакытында федерация субъектларында дәүләт милке белән нәтиҗәле идарә итү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан ТР Министрлар Кабинеты Апппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның ТРдагы Территориаль идарәсе җитәкчесе Елена Паткина катнашты, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International