Кәсәбәчелярнең эше куп булачак

2002 елның 22 ноябре, җомга
22 ноябрьдә Татарстан Сэүдә-сәнәгать палатасында "Төбәктә кәсәбәчелекне үстерүдә Сәүдә-сәнәгать палатасының ролен күтәрү турында "түгәрәк өстәл" булып узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Евгений Примаков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, олы, урта һәм кече эшмәкәрлек вәкилләре катнашты.

ТР Иминлек Шушы көнне Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасына ун ел тулды. "Түгәрәк өстәл" утырышын ачкан Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Шамил Агеев әйтүенчә, зур һәм бер үк вакытта кечкенә вакыт бу. Шушы вакыт эчендә аңа ирекле рәвештә меңнән артык әгъза берләште. Алар арасында хосусый кәсәбәчеләр дә, сәнәгать гигантлары да бар.

Россия ССП президенты Евгений Примаков ССПның яңа әгъзаларына билетлар тапшырды. Евгений Примаков РФ ССП президиумы исеменнән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә Кәсәбәчелекне үстерүгә күренекле өлеш керткән өчен дипломы тапшырды, Татарстан Президентының күпмилләтле республика мәнфәгатьләрен яклавын һәм Татарстанның гына тугел, Россиянең дә алгарыш юлыннан баруы өчен барысын да эшләвен күрсәтеп узды. Минтимер Шәймиев ТР Сәүдә-сәнәгать палатасын аның унъеллыгы белән тәбрик итте, кәсәбәчеләргә киләчәктә күп эш башкарырга туры киләчәген ассызыклады. Мондый палаталар зур абруйга ия булган илләрнең тәҗрибәсен гомумиләштерү зарур, ә Евгений Максимович Примаковның Россия Сәудә-сәнәгать палатасына җитәкчелек итүе палатаның сәяси һәм икътисадый яктан саллы булуын тәэмин итә. Татарстанлы-лар исә ул биргән бәяләмәдән калышмаска һәм Россия төбәкләрендә эшләүче барлык палаталар арасында үзенең лаеклы урынын саклап калырга тиеш. Шуны танырга кирәк, кәсәбәчеләрнөң хакимиятне тәнкыйтьләве кимеми, әмма бу еш кына хәрәкәтләндерүче фактор булып әверелә, дип күрсәтеп узды Минтимер Шәймиев. Кәсәбәчеләр салым кодексыннан да ризасызлык белдерә. Ул өлешчә предприятиеләрнең ирекле усешен тоткарлый, әмма уңай яклар да бар. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче кешеләр саны һаман арта. Татарстан кәсәбәчеләргә 3 миллион доллар күләмендә кредит бирү турында Тышкы сәүдә банкы белән килешү төзеде. Әгәр без бу акчаны яхшы үзләштерсәк, аның күләме тагын да артачак. Бүген ышанычлы проектлар барлыкка килүе зарури. Кәсәбәчеләр хакимияткә тулысыңча өметләнергә теләми һәм кирәкми дә бу, диде юмор белән Минтимер Шәймиев. Иң әһәмиятлесе шул - без сезгә комачауламыйбыз. Әгәр кемдер комачауласа, әйдәгез, моны җайга салыйк. Без яңа җәмгыять икътисады нигезен төзи-без. Көндәшлек арта. Ул сезне көчлерәк итә. Урта һәм кече эшмәкәрлек вәкилләре чыгышында кәсә-бәчеләр көндәлек тормышта очраша торган проблемалар бәян ителде. Болар - кредит алу процедуралары, түләүләрнең вакытында башкарылмавы, медиа-планлаштыру проблемалары һәм башка кыенлыклар. Бу кыенлыклар эшмәкәрлекне алып барганда барлыкка килә.

Дискуссия барышында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев берничә проектны әйтеп бирде. Мәсәлән, ул "киләчәк материалы" - нык полистиролдан производстволар сериясен оештырырга тәкъдим итте. Президент планнарында яңа программа да бар. Ул рес публиканың мәгълүматй яссылыгында чын ыргылыш ясарга мөмкин. Берничә компанияне берләштерү исәбенә, дәүләт катнашуыннан тыш диярлек, күп җепселле 1300 чакрым озынлыктагы линияләр салынганлыгын бик аз кеше генә белә. Бу программа советында тикшереләчәк һәм аның кабул ителәчәгенә ышаныч зур. Татарстан җепселле челтәр белән чолгап алыначак, аның ярдәмендә исә теләсә кайсы йортта дөньядагы барлык мәгълумати чараларга - кабель телевидениесенә, Интернетка һәм башкаларга тоташырга мөмкинлек булачак.

"Түгәрәк өстәл" утырышы төгәлләнгәндә, бүләк итеп бирелгән Коръән һәм Инҗилгә кулын салып, Евгений Примаков РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының һәм үзенең ил иминлеге хакына барлык Сәүдә-сәнәгать палаталарының бердәмлеге өчен барысын да эшләячәген белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International