'Чамадан тыш сәясиләштерү"

2002 елның 20 ноябре, чәршәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев, республикада кириллицадан латин графикасына күчүгә бәйле рәвештә, янәсе, тел сепаратизмы урын ала, дигән сөйләнүләр нигезсез һәм аларга спекулятивлык хас, дип саный. "Интерфакска биргән интервьюда М.Шаймиев белдерүенчә, бу мәсьәлә чамадан тыш сәясиләштерел-де, ә Дәүләт Думасының язуны кириллицадан башка графикага күчерүне тыючы "РФ халыклары телләре турындагы Законга төзәтмәсен республика башлыгы "хокукый күзлектән чыгып караганда зыянлы" дип атады.

"Башка язуга күчүне тыю 1991 елда Россия Югары Советы кабул иткән һәм беркем тарафыннан да юкка чыгарылмаган "Россия халыклары телләре турындагы Декларациягә каршы килә, анда, "кешенең чыгышына, социаль, мөлкәт хәленә, нинди расадан һәм милләттән булуына, җенесенә, белеменә, шулай ук дингә мөнәсәбәтенә һәм яшәү урынына бәйсез рәвештә, илнең һәр халкының һәм шәхеснең тел суверенитеты" таныла. М.Шаймиев шушы документтан әлеге өзекне китерде. Ул шулай ук Декларациядә телләрнең аралашу культурасын үстерү һәм туган телнең сафлыгын саклау зарурлыгы турында да әйтелүен искә төшерде.

Татарстан башлыгы шулай ук халыкара нормаларны, аерым алганда, "Төбәк телләре турында һәм милли азчылыклар телләре турында "1992 елгы Европа хартиясен дә мисал итеп китерде. Заманында аны РФ дә хуплаган иде. "Бу гына да түгел, мондый тыю Россия Конституциясенә дә каршы килә, аның 68 статьясында республикаларның үз дәүләт телләрен билгеләргә хокуклы булуын, РФнең барлык халыкларның туган телне саклау һәм аны өйрәнү, үстерү өчен шартлар тудыруын гарантияләве язылган", - дип ассызыклады М.Шаймиев. Ул күрсәтеп узганча, илдәге теге яки бу халыкның тел һәм язуга кагылышлы мәсьәләне хәл итү РФ субъектларының һәм анда яшәүче халыкларның үзләренең хокукы булып тора. "Шушы конкрет очракта без әлеге халыклар үзләренең туган телгә, язуны куллануга, туган телдә сөйләшүгә хокукын ни рәвешле тормышка ашырырга тиешлеген билгели башлыйбыз. Мин Дәүләт Думасының шушы адымын кеше хокукларына тыкшынуы дип саныйм",- дип белдерде республика башлыгы.

Ул шуны искә төшереп узды: башка барлык милли субъектлардагы кебек үк, рус теле Татарстанда да дәүләт теле булып тора. "Бездә барлык балалар рус телен белә, ни өчен,соң әле без аларны туган телдә ничек язу һәм сөйләшү хокукыннан мәхрүм итәргә тиеш",- дип өстәде М.Шаймиев.

Патша Россиясендә татарлар гарәп язуыннан файдаланды, революциядән соң аны латин графикасы алмаштырды, бары тик 30 нчы еллар башында гына татарлар кириллицага күчте. М.Шаймиев сүзләренә караганда, СССР тоталитар дәүләт иде. Әмма ул чагында халыкларның язуын беркем дә чикләмәде: грузиннар да, әрмәннәр дә, Балтыйк буе республикалары да кириллицага нигезләнмәгән үз язуларын кулланды. Мәгълүм ки, соңгы елларда БДБнең күп кенә Урта Азия дәүләтләре латин графикасына күчте, чөнки бу язу төрки халыкларның туган теле мәмкинлеген киңрәк ача.

"Шушы төзәтмәләр тикшерү өчен Федерация Советына кергәнче һәм югары палата хуплаганнан соң имза салу өчен РФ Президентына озатылганчы, тиешле консультацияләр һәм хокукый экспертиза уздырырга кирәк дип саныйбыз",-диде М.Шаймиев. Аңарда түбәндәге хәл аңлашылмаучылык тудыра:

Дәүләт Думасы ил парламентында күпчелеккә йогынты ясау мөмкиңлеге булмаган кечкенә халыкларның хокукларын кысучы теләсә нинди закон кабул итә ала.

Тулы бер халыкларның һәм милләтләрнең мәнфәгатьләренә кагылучы мондый законнарның узмый калуы мөмкин түгел, чөнки илдә милләтләр палатасы юк. Әгәр без шушы юлдан китсәк, безнең тулысыңча мәгънәсезлеккә барып җитүебез мөмкин. Әйтик, теге яки бу милләт вәкиленә үзенең туган телен өйрәнү тыелачак. Чөнки аерым халыкларның хокуклары бозылганда хәлне төзәтү өчен бернинди дә йогынты ясау формасы юк",- дип ассызыклады М.Шаймиев. Шуңа күрә кабул ителгән әлеге төзәтмәләрдә республикаларның үз язуын билгеләү хокукын тормышка ашыру мөмкинлеге турында югарыда телгә алынган закон үтәлерлек түгел.

Аның сүзләренә караганда, кайберәүләр уйлаганча, латин графикасына күчү проблемасы республика һәм аның җитәкчелеге өчен гади мәсьәлә түгел. "РФ халыкларының башка язуга күчүен тыючы законның булуы яки булмавы безнең өчен татар язуын латин графикасына күчерү процессын билгели алмый. Эш бөтенләй башка нәрсәдә", - дип аңлатты М.Шаймиев.

Аның сүзләренә караганда, сүз шул турыда бара: ТР Дәүләт Советы татар язуын латин графикасына күчерү турында закон кабул иткәннән соң, милли интеллигенция арасында төрле фикерләр барлыкка килде. "Бу процесс үзенең этник ватаныннан читтә яшәүче татарлар арасында да төрлечә кабул ителде. Аларның байтагы шушы күчүнең аларны милли әдәбияттан, үз халкының рухилыгыннан һәм мәдәниятеннән ераклашуга китерү ихтималы уңаеннан борчылуын яшерми",- диде Татарстан җитәкчесе. Ул мондый фикерләрнең аңа аңлаешлы булуын һәм бик тә борчуын әйтте. "Без шушы проблемага гаять җаваплы карыйбыз һәм, шуннан чыгып, үз вакытында латин графикасына күчү буенча озак вакытка исәпләнгән эксперимент үткәрү турында карар кабул иттек", - диде М.Шаймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International