"Татарстан" поезды - республика символы

2002 елның 20 ноябре, чәршәмбе
20 ноябрьдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәиевнең Россия Федерациясе тимер юллар министры урынбасары Хәсән Зәбиров һәм Горький тимер юлы башлыгы Шәүкәт Шәйдуллин белән очрашуында Татарстанның РФ Тимер юллар министрлыгы, аерым алганда, Горький тимер юлы белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре тикшерелде.

20 ноябрьдә Татарстан Министрлар Кабинетында Татарстан Хөкүмәте һәм Торький тимер юлы" федераль дәүләт унитар предприятиесе арасында килешүгә кул куелды. Горький тимер юлының Казан бүлеге башлыгы Иван Белов сүзләренә караганда, инде дүрт ел дәвамында Казан тимер юлчылары ел йомгаклары буенча беренче урыннарны били. Шушы елның ун аенда йөк ташу күләме 104 процентка үтәлде. Яңа тимер юллар төзү күләме ике тапкыр артты. Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов ассызыклап узганча, барыннан да элек, пассажирлар ташуны, шәһәр янында пассажирлар йөртүне, йөк ташуны алга таба үстерү өчен уңай шартлар тудыру зарур. Менә 2003 елда бергәләп тормышка ашырыласы чаралардан кайберләре: Татарстанда шәһәр янында пассажирлар ташуны тормышка ашыручы акционерлык җәмгыяте төзү, Әгерҗе станциясендә тимер юл вокзалы төзүне тәмамлау, Казан станциясе шәһәр яны тимер юл вокзалына реконструкция ясау, аннары аңа турникетлар урнаштыру, Юдино, Атлашкино станцияләрендә, 804 нче километрда, 807 нче километрда, 849 нчы километрда, Зеленодолда пассажир платформаларына капиталь ремонт ясау. Бу эшләрне башкаруга акчаны ике як та бирәчәк.

Шушы көнне РФ тимер юллар министры урынбасары Хәсән Зәбиров Казанның вокзал яны мәйданында узган митингта Казан тимер юлчыларына "Татарстан" фирма поезды өчен 12 вагон тапшырды. һәр вагон кондиционер һәм биотуалет белән җиһазландырылган. Ике вагонда пандуслар һәм душ бар. Бу вагоннар инвалидларны йөртү өчен билгеләнә. Ахырда Хәсән Зәбиров Горький тимер юлы Казан бүлегенең иң яхшы хезмәткәрләрен билгеләп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International