Татарстан Президенты Мәскәүдә

2002 елның 22 ноябре, җомга
20 ноябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Бердәмлек һәм Ватан"- "Бердәм Россия" Бөтенроссия партиясе Югары Советы утырышында катнашты.

Утырышта Россиянең икътисадый һәм социаль хәленә, илнең сәяси тормышында партиянең роленә һәм урынына кагылышлы актуаль проблемалар, партиянең эчке эшенә караган мәсьәләләр тикшерелде. РФ Дәүләт Думасына һәм Россиянең кайбер субъектларында булачак региональ сайлауларга әзерлек уңаеннан, стратегиягә һәм агымдагы бурычларга кагылышлы чаралар эшләп тормышка ашыруда партиянең ролен көчәйтү кирәклеге әйтелде. Шул максатларда партиянең әлеге процессларга йогынтысын көчәйтергә карар кылынды. Югары Совет партиянең дүртенче рәистәшен сайлады. Ул - Россия эчке эшләр министры Б.В.Грызлов. Ул моңа кадәр шулай ук партиянең Югары Советы әгъзасы иде.

Партия эшен активлаштыру мәнфәгатьләреннән чыгып, Югары Советның бюросы сайланды. Аның составына Югары Совет Рәисе, өч рәистәше кертелде. Якын көннәрдә партия Югары Советы Бюросы турындагы Положение каралачак һәм кабул ителәчәк. Хәзерге этапта партия алдында торган бурычларны тормышка ашыру өчен Югары Советның эшчәнлеген активлаштыру кирәклеге әйтелде. Партиянең чираттагы съездын әзерләүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Икенче көнне, 21 ноябрьдә, М.Ш.Шәймиев "Россия" телеканалының "Вести недели" программасына интервью бирде. (Бу сюжет якшәмбе көнне, 24 ноябрьдә, 20 сәгатьтә күрсәтеләчәк) Журналистлар "Бердәм Россия" партиясендә бара торган процесслар белән кызыксындылар.

21 ноябрьдә кичен Татарстан Президенты Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты. РФ Дәүләт Советы Президиумы әгъзалары каравына "Россия Федерациясе дәүләт хакимиятенең законнар чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында" Федераль Законга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакындагы федераль закон проекты куелган иде. М.Ш.Шәймиев әлеге документны тикшерүдә актив катнашты. Ул закон проектының кайбер положениеләре буенча үзенең принципиаль позициясен әйтте. Аның фикереңчә, бу законның кайбер положениеләре әле һаман да федерация субъектларының вәкаләтләрен чиклиләр, еш кына РФ Конституциясе статьяларына каршы киләләр.

Мәскәүдә М.Ш.Шәймиев берничә эшлекле очрашу үткәрде. Алар барышында республика мәнфәгатьләренә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде. РФ оборона министры Сергей Иванов белән әңгәмә вакытында Татарстан Президенты оборона комплексы предприятиеләренә, аерым алганда, "Серго исемендәге завод" производство берләшмәсенә, Горбунов исемендәге Казан авиация производство берләшмәсенә, "Туполев" ачык акционерлык җәмгыятенә бурычларны түләү һәм аларга дәүләт заказларын арттыру, Россия армиясен үзгәртеп кору барышында гражданлык белгечләре әзерли торган югары уку йортлары системасында офицер кадрлар әзерләү мөмкинлекләре турында үзенең тәкъдимнәрен әйтте.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев шулай ук Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Владислав Сурков белән дә очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International