Минтимер Шәймиев журналистларның узкөйләнеше ягында

2002 елның 11 ноябре, дүшәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Россия массакүләм мәгълүмат чаралары гадәттән тыш хәлләрдә журналистлар этикасының бердәм кагыйдәләрен мөстәкыйль эшләргә тиеш, дип саный.

Шушы мәсьәләләргә хакимиятнең теләсә нинди тыкшынуы бөтен Журналистлар берлеге тарафыннан тулы күләмдә кабул ителмәячәк һәм, димәк, бу кагыйдәләрне аларның бер өлеше үтәп җиткермәячәк. Өстәвенә Россия массакүләм мәгълүмат чараларының күпчелеге бүген - бәйсез, дип белдерде "Интерфакска» биргән интервьюда М.Шәймиев.

Аның фикереңчә, журналистлар берләшә һәм йә кодекс, йә хартия кабул итә ала. Шушы кагыйдәләр җыелмасы барлык Журналистлар берлеге өчен бердәм булып әверелер һәм җәмгыять алдында массакүләм мәгълүмат чараларына җаваплылык йөкләр, дип ассызыкпады Татарстан лидеры.

Ул шулай ук бердәм кодекс яисә хартия белән беррәттән, редакцияләр журналистларның үзләрен ничек тоту буенча үз эчке кагыйдәләрен эшләргә тиеш, дип саный. Илдә төрле массакүләм мәгълүмат чаралары - электрон, басма газета һәм журналлар яшәп килә. Теге яки бу басмада яисә радио һәм телевидениедә эшләүче журналистларга максимум ирек биреп, баш редакторлар үзләренә җаваплылык алырга тиеш, дип саный М.Шәймиев.

Аның сүзләренә караганда, массакүләм мәгълүмат чаралары хәзерге заман җәмгыятенең халәтен чагылдыручы көзге ул. Шуның белән бергә, үзгәртеп корулар башланганнан бирле бик үк күп вакыт узмады, әмма илебез массакүләм мәгълүмат чаралары, хәбәрдарлык һәм демократик үсеш шартларына җәмгыять үзе җайлашканнан шактый элегрәк җайлашып, гаять зур алгарыш ясады, дип саный ул.

Һәрвакыт шуны истә тотарга кирәк, нәкъ менә сүз иреге Россиянең иң яңа тарихында иң саллы җиңү һәм казаныш булып тора. Илнең икътисадый үсешен, гражданнарыбызның социаль хәлен төрлечә бәяләргә мөмкин, әмма сүз ирегенең кыйммәтен тоюыбыз бәхәссез факт, дип белдерде М.Шәймиев.

Аның фикеренчә, Россия җәмгыятендә бара торган барлык вакыйгалар, бигрәк тә тискәре вакыйгалар, массакүләм мәгълүмат чараларында беркая да китеп котылып булмый торган реаль чынбарлык буларак чагыла. Әгәр Мәскәүнең Дубровка урамындагы Театр үзәгендә булган террорчылык гамәлиятенә бәйле соңгы һәлакәтле вакыйгалар турында сөйләсәк, анда журналистларга гына түгел, шушы гамәлияттә катнашкан һәркемгә нинди юнәлеш тоту гади нәрсә түгел иде. һәркемнең үз җаваплылык үлчәме бар һәм без булган шушы хәлдән тиешле нәтиҗәләр ясарга тиеш. Гадәттән тыш хәлләрдә журналистлар, үзләренең гамәлләрен төгәлрәк башкару өчен, хакимият тарафыннан рәсми мәгълүматны үз вакытында алуга мохтаҗ, дип күрсәтте М.Шәймиев.

Мондый хәлләрдә рәсми хакимият органнары мөмкин хәтле тиз эш итәргә һәм массакүләм мәгълүмат чараларына белдерүләр һәм аңлатмалар бирергә тиеш. Гаделлек хакына шуны күрсәтеп узарга кирәк, шушы бик катлаулы хәлдә оператив штаб вәкиле, Россия эчке эшләр министры урынбасары Владимир Васильев үзен иң яхшы яктан күрсәтте, дип ассызыклады М.Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International