Җирле үзидарә вакыты җитте

2002 елның 28 октябре, дүшәмбе
24 октябрьдә "Казан" халыкара аэропортында оештырылган матбугат конференциясендә Мәскәүдән кайтып килүче Минтимер ШӘЙМИЕВ РФ Дәүләт Советының җирле үзидарәгә реформа ясауга багышланган утырышында катнашу йомгакларына аңлатма бирде.

Утырышта Россия Президенты Владимир Путин белдерүенчә, җирле үзидарәгә реформа ясау илдә "хакимиятнең алга таба һәм җитди рәвештә үзәксезләштерелү-енә таба илтергә тиеш". Аның фикеренчә, Федерация субъектларының дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә бер үк дәрәҗәдә кирәкле, алар бер-берсен тулыландыра торган формалар, алар арасындагы мөнәсәбәтләр субъектлар һәм үзәк арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдән аерылып тормаска тиеш.

Төп бурыч - төбәкләрнең һәм җирле хакимиятнең гражданнар, җәмгыять һәм дәүләт алдындагы йөкләмәләре чикләрен төгәл билгеләүдән гыйбарәт.

Бу мәсьәләне тикшерүдә мин баштан ук, хакимиятнең төрле дәрәҗәләре арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү концепциясе эшләнә башлаганнан бирле катнашып киләм, дип искә төшерде Минтимер Шәймиев. Дәүләт Советы утырышында "Җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында"гы закон проектын хуплап - ул инде Дәүләт Думасына оза-тылды - Дума аны кабул итәр, Федерация Советы якын айларда яхшы дип табар, дипуйлыйм. Шуның белән без хакимиятнең түбәнге дәрәҗәсе вәкаләтләре чикләрен билгеләү эшенең беренче этабын законлаштырабыз.

Әгәр шушы закон проекты кабул ителсә, ул 2005 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә. Моның тизрәк гамәлгә ашуын телисе килә, дип күрсәтеп узды Минтимер Шәймиев (сынау тәртибендә бу процессны элегрәк үк башларга әзер торган губернаторлар да бар), әмма эш болай ук гади түгел. Чөнки җирле үзидарә органнары хокукый яктан гына түгел, финанслар белән тәэмин ителеш ягыннан да үзҗитешле булырга тиеш. Федераль бюджет һәм субъектларның бюджеты хисабына аларны акча белән тәэмин итү зарур. Моның өчен вакыт кирәк. Хәзергә исә җир-'ле үзидарәгә күчүгә әзерлек барачак.

Татарстан шәһәр һәм районнар дәрәҗәсендә җирле үзидарәгә күчми, дип безне тәнкыйтьләп килделәр, диде ТР Президенты. Мин һәрвакыт, килер вакыт, халыкның өметләрен алдамыйча без, һичшиксез, җирле үзидарәгә күчәрбез, дип әйтә килдем. Бүген шуны әйтергә мөмкин: бу вакыт килеп җитә инде. Бүген республикада дәүләт хакимияте органнарына (район, шәһәр буыны) барлык "селтәнүләр" үзеннән-үзе бетәчәк, дип саный Татарстан башлыгы, чөнки дәүләт хакимиятенең гамәлдәге органнары, әгәр ул кабул ителә калса, тәкъдим ителгән закон проекты үз көченә кергән вакыттан башлап эшли башлаячак, дип күздә тотыла.

Муниципаль территорияләрне, аларның вәкиллекле һәм башкарма хакимият органнарын төзүдән башлап, гаять зур әзерлек эше башкару таләп ителә. Бу эш, закон проектында билгеләнгәнчә, чама белән 2004 елның җәендә башланырга тиеш, алар 2005 елга үзләренең бюджетларын кабул итә алсыннар өчен, шул ук елның октябрь аенда шәһәр һәм районнарның җирле үзидарә органнарын төзүне тәмамларга кирәк.

2004 елның 1 октябренә төзелгән җирле үзидарә органнары 2005 елның 1 гыйнварына хәтле субсидияләр алачак. Шулай итеп, бер үк вакытта үзләренә җаваплылык алып, алар үз вәкаләтләрен чын-чын-лап үтәүгә керешергә әзер булачак.

Минтимер Шәймиев фикеренчә, тәкъдим ителгән закон проекты бик кызыклы һәм шактый демократиячел, бу закон проектында җирле үзидарә органнарын, аларның боеру-башкарма органнарын сайлауның игътибарга лаек механизмнары бар. Мәсәлән, аларның җитәкчеләрен ялларга да мөмкин. Иң әһәмиятлесе, анда вәкаләтләр һәм җаваплылык чикләре төгәл бүленгән - муниципаль хакимиятнең нинди акчалары, нинди керемнәре бар, ул нәрсә өчен җавап бирә һ.б. Тулаем алганда, реформа ясау процессы федераль бюджетка төбәкләр пәм җирле хакимият бюджетларына салым чигерүнең процент нисбәте үзгәрүенә китерәчәк.

Әгәр хәзер Россиядә чигерүләрнең 60 проценты федераль бюджетка озатыла икән, тәкъдим ителә торган закон проекты нигезендә шушы өлеш алга таба 40 процент тәшкил итәргә тиеш. Акчаның калган өлеше җирле үзидарә ихтыяҗларына сарыф ителергә тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International