Иң әһәмиятлесе - тоткыннар арасында корбаннарга юл куймау

2002 елның 28 октябре, дүшәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев Мәскәүдә Дәүләт подшипниклар заводы мәдәният сараенда террорчылар төркеменең тоткыннар алуын Россия Федерациясенең озак төзәлми торган ярасы дип атады. Чынлыкта бу яра чечен проблемасын көч кулланып хәл итәргә маташудан башланды, диде Татарстан башлыгы. Мине шул сагайта - тоткыннарны алучылар арасында яшь хатын-кызлар да бар. Әгәр эш шуңа барып җиткән икән инде, бу хәлләрне ислам фанатизмы белән генә аңлатырга маташу, минемчә, җитәрлек түгел. Димәк, әлеге кешеләрнең бу гамәлгә бару сәбәбендә, кызганыч, шушы барлык елларда тупланып килгән күп кенә башка факторлар да бар. Иң әһәмиятлесе, һичшиксез, кан коелуга, барыннан да элек, тоткыннар арасында корбаннар булуына юл куярга ярамый. Минтимер Шәймиев фикеренчә, моның өчен теләсә нинди юлларны, теләсә нинди формаларны табарга кирәк. Барча хәлләрдән чыгып фикер йөрткәндә, террорчылар һәртөрле гамәлләргә әзер.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International