- Без бүген тарихи вакыйганың шаһитлары. Халкыбыз ничәмә дистә еллар хыялланган күпер төзелеп бетте!- диде Президентыбыз Минтимер Шәймиев тантанада.
Саескан Тавы авылы янында башланган кичүнең төзелеп бетүен бигрәк тә Алесеевск, Әлки, Чистай, Аксубай, Нурлат, Чир-мешән районнары халыклары зарыгып көтсә дә, аның әһәмияте республикабыз белән генә чикләнми әле. Федерациянең көнбатыш төбәкләрен Оренбург, Свер-дловск, Чиләбе өлкәләре һәм Башкортстан Республикасы белән турыдан тоташтырачак бит ул. Туры юл китергән икътисадый файдаларны әлегә күзаллап та бетереп булмас, әлбәттә.