Консул Исмәгыйл Сефа Юджеэр фикеренчә, Татарстан һәм Төркия арасында төзелеш өлкәсендә яхшы проектлар бар, алар кече һәм уртача кәсәбәчелекне активлаштыру тәҗрибәсен уртаклашырга әзер. Төркия Татарстан нефть химиясе продукциясен сатып алу белән кызыксына. Иң якын арада Татарстаннан Төркиягә нефть озатыла башлый. Без, Төркия һәм Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр Россия Федерациясе белән мөнәсәбәтләрне үстерүдә күпер булып хезмәт итәр, дип саныйбыз, диде Юджеэр әфәнде.
Очрашуда Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин һәм ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов катнашты.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.