Татарстан җирендә ике ел рәттән 6 шар миллион тоннага якын ашлык җыеп алынды. Бу - ару-талуны белми хезмәт иткән игенченең чын батырлыгы. Шулай дип әйтергә бүген нигез дә бар: республикабыз Россия Федерациясендә иген уңышы алу буенча, Краснодар краеннан гына калышып, икенче урынны алып тора. Ашлыкның тулай җыемы буенча Татарстан дүртенче урынга күтәрелде. Безнең халкыбыз алдында да, Россия алдында да йөзебез ак, күңелебез пакь. Утыз көннең бер бәйрәме була, дигәндәй, шушы хезмәт җиңүенә аеруча зур өлеш керткән аг-ропромышленность комплексы хезмәтчәннәре бәйрәмчә бизәлгән Спорт сараена җыелды.
Менә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән районнарның хакимият башлыклары һәм авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары сәхнәгә чакырыла. Аларга дипломнар, рәхмәт хатлары, акчалата премияләр бирелә. Президент Нурлат районы хакимияте башлыгы Фатыйх Сибага-туллинга "Почет билгесе" ордены да тапшырды.