М.Ш.Шәймиевкә котлау телеграммасы

2002 елның 14 октябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев исеменә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары - РФ авыл хуҗалыгы министры А.В.Гордеевтан авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан котлау телеграммасы килде. А.В.Гордеев М.Ш.Шаймиевтән республика агросәнәгать комплексының барлык хезмәтчәннәрен профессиональ бәйрәм белән аның исеменнән тәбрик итүен үтенә.

Телеграммада, аерым алганда, болай диелә: "Соңгы унъеллыкта агросәнәгать өлешенә күп кенә кыенлыклар туры килде. Әмма, артка әйләнеп карасак, без агросәнәгать комплексы барлык сынауларны узды һәм үзенең төп бурычын - илебез халкын туклану продуктлары белән тәэмин итә, дип ышаныч белән әйтә алабыз. Инде менә берничә ел рәттән авыл хуҗалыгының, азык һәм эшкәртү сәнәгатенең тулай продукциясен җитештерүнең артуы күзгә ташлана. Агросәнәгать комплексында интеграция процесслары уңышлы үсә, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең яңа технологияләрне үзләштерүгә ихтыяҗы арта, социаль өлкәдә уңай үзгәрешләр күренә. Бу исә Россия икътисадының бик әһәмиятле секторларыннан берсенең тотрыклы һәм динамикалы үсү этабына күчүен аңлата". Аннары телеграммада министр агымдагы елда крестьяннарның 2001 елгы казанышларны ышанычлы рәвештә беркетүен, яхшы уңыш үстергәнлеген һәм җыеп алганлыгын күрсәтеп уза. Бу ашлыкны "Россия беренче тапкыр тышкы базарга киң колач белән чыгара".

А.В.Гордеев авылның барлык хез-мәтчәннәренә рәхмәт әйтә, "фидакарь хезмәт һәм крестьян эшенә тугрылылык өчен ветераннарга, производство алдынгыларына аеруча зур рәхмәт" белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International