Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
М.Ш.Шәимиев В.В.Путинны юбилее белән котлады
2002 елның 8 октябре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга 50 яше тулу уңаеннан котлау җибәрде.
Телеграммада, аерым алганда, болай диелә:"Сез россиялеләрнең үз гамәлләрегезне эчкерсез хуплавына, зур абруйга ирешә һәм Россиянең күпмилләтле халкының ихтирам-хөрмәтен казана алдыгыз. Сезнең бөтен көчегезне ил файдасына бирү омтылышы, фидакарь һәм халыкка хезмәт итү эшендә тугрылыклы булуыгыз иң зур хөрмәткә лаек. Сез үткәреп килә торган төптән уйланылган эчке һәм тышкы сәясәт нигезендә эзлекле рәвештә демократик дәүләт төзелә, нәтиҗәле социаль икътисадый үзгәртеп корулар үткәрелә, дөньякүләм җәмәгатьчелек алдында ил абруе тайпылышсыз үсә. Сезнең тынычлыкны һәм халыкара тотрыклылыкмы тәэмин итүгә, халыкара килешү һәм ышаныч булдыруга керткән өлешегез бәяләп бетергесез зур. Россия Федерациясенең дөнья бергәлегенә актив интеграциял-әнүе, илнең тышкы сәясәттәге төгәл һәм принципиаль позициясе Сезгә чорыбызның күренекле дәүләт һәм сәясәт әһеле буларак танылу китерде".
"Сезнең Россия дәүләтенең шанлы елъязмасына әле тагын күп кенә күренекле сәхифәләр өстәячәгегезгә, Россия Федерациясенең чәчәк атуына һәм аның көчле булып үсүенә зур өлеш кертәчәгегезгә иманым камил", - диелә котлауда.
Телеграммада М.Ш.Шәймиев ярдәме һәм аңлавы өчен ил Президентына рәхмәт белдерә һәм аңа Татарстан Республикасының күпмилләтле халкы исеменнән "күп еллар буена бетмәс-төкәнмәс энергия, билгеләнгән барлык планнарын тормышка ашыруын" тели.
ТР Президенты матбугат үзәге, 7 октябрь, 2002 ел.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз