Президент Татарстанның милли идеясен - "Булдырабыз!" дип билгеләде

2005 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе
"Националь" журналының быелгы гыйнварь санында Татарстан Президенты белән әңгәмә дөнья күрде. Минтимер Шәймиев Татарстанның социаль-икътисади үсеше, республикада яшәүче милләтләрнең үзара дус-тату яшәве, татар халкының милли идеясе турындагы күп санлы сорауларга җавап бирде.

"Татарларның гына милли идеясен аерып әйтү авыр, миңа Татарстанның милли идеясен билгеләү күбрәк ошый. Чөнки Татарстан - күп милләт вәкилләренең Ватаны. Мин республиканың милли идеясен - "Булдырабыз!" дигән сүз белән аңлатыр идем. Бу сүз хыял түгел, "Булдырабыз!" дип белдерәбез икән, димәк моңа нигез бар", - ди Минтимер Шәймиев журналның баш мөхәррире Рөстәм Арифҗановның сорауларына җавап биреп. Президент республикада мәгариф системасы югары дәрәҗәдә булуын, милләтара һәм динара дуслык һәм сабырлык саклануын, шуның нигезендә дөньяда "Татарстан моделе" дигән термин барлыкка килүен ассызыклап үтә. Шулай ук Минтимер Шәймиев республиканың икътисади үсеш юнәлешендә нефть химиясенә зур өметләр баглануын әйтә.

"Националь" журналы вәкиле Татарстанның бәйсезлеккә омтылуы белән дә кызыксына. "Татарстан Россиядә беренче булып үз хокуклары турында белдерде", - дип җавап бирә бу сорауга М.Шәймиев. Аның сүзләренчә, референдум вакытында Татарстан халкының 60 проценты суверенитетлык өчен тавыш бирде. "Ә бит татарлар республикада 50 процент тирәсе, аларның да барысы тавыш бирмәде. Димәк, башка халыклар да суверенитетлыкка "әйе" дип җавап биргән", - ди М.Шәймиев.

"Националь"нең баш мөхәррире фикеренчә, татарлар белән руслар арасындагы мөнәсәбәт дәүләтнең милли сәясәтен билгели, моңа Президент: "Соңгы елларда татарларга карата мөнәсәбәт шактый уңай якта үзгәрде. Без Россия Федерациясендәге барлык халыкларның да хокукларын ихтирам итәбез. Без Рогозин һәм Жириновский кебек сәясәтчеләрнең белдерүләре белән беркайчан да килешмәячәкбез. Андый партияләр күпмилләтле Татарстанда да яклаучыларын тапмаячак", - ди.

Россиядә милли проблемалар белән шөгыльләнүче орган кирәкме, дигән сорауга Минтимер Шәймиев: "Без милли сәясәт белән шөгыльләнергә тиеш. Безне Америка Кушма Штатлары белән чагыштырырга кирәк түгел. Россия - башкача барлыкка килгән ил. Безнең өчен яшәгән җиребез - туган җир, традицияләребез, телебез, мәдәниятебез бар", - дип белдерә. Шулай ук Татарстан Президенты белән әңгәмдә латиница, читтә яшәүче татарлар мәсьәләсе һәм Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү темалары да күтәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International