5 февраль 2005. Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ут күршебез - Киров өлкәсе губернаторы Николай Шаклеин белән очрашты. Әлеге очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы вице-спикеры, Татарстаннан сайланган депутат Олег Морозов та катнашты.
Киров өлкәсендә нефть ятмалары булуы да билгеле. Әмма аларның ныклап тикшерелгәне юк. Бу өлкәдә зур тәҗрибәләре булган Татарстан нефтьчеләренең бу эшкә алынуы да ихтимал.