Минтимер Шәймиев алдынгы чөгендер үстерүчеләрне сәламли

2004 елның 21 декабре, сишәмбе
21 декабрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Зәй шәһәрендә республиканың алдынгы чөгендер үстерүчеләре тантаналы жыенында катнашачак.

Билгеле булганча, быел Татарстан чөгендер буенча рекордлы -1 миллион 800 мең тонна уңыш җыеп алды. Алга таба эшкәртү өчен аңардан 1 миллион 400 мең тонна күләмендә сыйфатлы чимал әзерләнгән. Бу, үз чиратында, 160 мең тоннадан артык шикәр комы җитештерергә һәм тулысынча республика ихтыяҗын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирәчәк.

Чөгендер үстерүчеләрнең зур уңышына багышланган бүгенге җыенда алдынгы хезмәтчәннәр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләре белән бүләкләнәчәк. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, шулай ук ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга «Иң яхшы район», «Иң яхшы авыл хуҗалыгы», «Профессиясендә иң яхшы» номинацияләрендә җиңүчеләрне тәбрикләячәк. Шулай ук авыл хуҗалыгының бу тармагын үстерүгә күп көч куйган инвесторлар да билгеләп үтеләчәк. Шикәр чөгендерен җитештерүче алдынгыларын Татарстан Республикасының сәнгать осталары да сәламләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International