Бүген республика Президенты Минтимер Шәймиевнең Швеция Корольлегенең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Юхан Муландер әфәнде белән очрашуында Татарстан һәм Швециянең мәдәни һәм икътисади хезмәттәшлеге үсеше турында фикер алышынды.
Муландер әфәнде сүзләренчә, Татарстанга килүенең максаты икътисади хезмәттәшлекне үстерү генә булмаган. Швеция делегациясен, аерым алганда, республика территориясендә ике диннең тату-тыныч яшәү тәҗрибәсе кызыксындыра. Бүген Швеция полиэтник һәм поликонфессиональ илгә әверелә. Миграцияләр нәтиҗәсендә, илдә ислам динен тотучы кешеләр арткан - бүген алар 350 меңгә якын кеше. Сүз уңаенда, мәчетләргә бару экскурсия программасының бер пункты булып тора.