Премияне гамәлгә куючылар - "Өченче меңъеллык" фонды, Россия Фәннәр академиясе, РФ Хөкүмәте, Сәүдә-сәнәгать палатасы, Россиянең сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге, Бөтенроссия күргәзмә үзәге. Премия булдырылган шушы 10 ел эчендә мактаулы исемнәргә лаек булучылар арасында - Алексей Маресьев, Михаил Горбачёв, Жорес Алферов, Сергей Шойгу, Святейший Патриарх Московский и Всея Руси Алексий II, Борис Петровский, Алексей Леонов, Минтимер Шәймиев, Николай Дроздов, Валентина Терешкова, Тихон Хренников, Борис Ельцин, Михаил Калашников, Майя Плисецкая, Геннадий Букаев, Мстислав Ростропович, Егор Строев, Юрий Башмет, Александр Карелин, Николай Байбаков, Юрий Сенкевич, Владислав Третьяк һ.б. бар.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.