Путин инициативаларына М.Шәймиевның үз мөнәсәбәте

2004 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе
"Интерфакс" агентлыгына биргән әңгәмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Илбашы Владимир Путин тәкъдим иткән инициативаларына үз мөнәсәбәтен белдерде. Аерым алганда, республика Президенты фикеренчә, теге яки бу субъектка җитәкче итеп Россия Президенты тәкъдим иткән канидатураны җирле парламент якламаган очракта әлеге органның таратылырга тиеш булуы Россия Конституциясенә каршы килә. "Бу очракта Россия Федерациясе Президенты әлеге парламенты таратырга хокукы булмаячак"", - дип белдерде М.Шәймиев.

Үз фикерен дәлилләп, Татарстан Президенты Россия Конституциясенең 85 маддәсенә нигезләнә. Татарстан җитәкчесе шулай ук кайбер сәясәтчеләрнең әлеге кандидатурага җирле парламент бөтенләй мөнәсәбәт белдерергә тиеш түгел дип санауларын абсурд дип атады һәм моны Конституциягә каршы килә торган гамәл дип бәяләде. Шул ук вакытта Минтимер Шәймиев Путин тарафыннан тәкъдим ителгән әлеге инициативаларны беренчеләрдән булып яклап чыгуы хакында белдерде һәм үз позициясен дәүләт хакимият органнарында күптән тәртип салырга зарур булуы белән нигезләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International